Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Лесхоздан Нәкыя апа Төхфәтуллова яшьләргә пионер булган чаклары турында сөйләде

Пионерия көне кысаларында Лесхоз мәдәният йортында «Минем пионер балачагым» исемле хатирәләр кичәсе узды.Чарада өлкәннәр белән бергә яшьләр дә катнашты.

  Чарага  бистәнең мөхтәрәм кешесе Нәкыя апа Төхфәтуллова чакырылган иде. Ул пионер оешмасының символлары, мәктәптә пионерлыкка багышлауның ничек үтүе, ант итү, пионер законнары, пионерларның нәрсә белән шөгыльләнүе, нинди чаралар үткәрелүе, Тимур хәрәкәте турында сөйләде. Нәкыя апага кушылып,чарада катнашучы элеккеге пионерлар балачак елларын, пионер походларына йөрүләрен, агач утыртуларын, макулатура һәм металлолом җыюларын, «Аҗаган» уйнауларын, җылы хисләр белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев