Лицейда соңгы кыңгырау чыңлады: яшьлеккә, өметләргә юл ачык
Бүген Шәмәрдәндәге «Рост» лицеенда унберенче һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 109 егет һәм кызга соңгы кыңгырау чыңлады. Бу безнең киләчәгебез, 109 язмыш һәм 109 өмет дигән сүз
Соңгы кыңгырау чыңлады: яшьлеккә, өметләргә юл ачык
. Бүген Шәмәрдәндәге "Рост" лицеенда унберенче һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 109 егет һәм кызга соңгы кыңгырау чыңлады. Бу безнең киләчәгебез, 109 язмыш һәм 109 өмет дигән сүз. Чыгарылышларны истәлекле көн белән район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, мәгариф идарәсе өлкән методисты Любовь Нөҗмиева, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, ШЛПУМГ начальнигы Руслан Иванов котлады.
“Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сез — илебезнең киләчәге, безнең өметебез һәм горурлыгыбыз, – диде лицей директоры Антон Никитин. –Мәктәп диварларында үткәргән еллар эчендә сез белемле генә түгел, ә игелекле, ярдәмчел, максатчан кешеләр булып та үсеп җиттегез. Алда сезне мөһим сынаулар — чыгарылыш имтиханнары көтә. Сезгә үз көчегезгә ышаныч, тынычлык һәм уңышлар телим. Онытмагыз: мәктәптә алган белемнәрегез һәм өйрәнгәннәрегез тормыш юлыгызда һичшиксез ярдәм итәчәк. Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә сабырлыгыгыз, ярдәмегез һәм мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт. Сезнең катнашыгыздан башка безнең уңышларыбыз мөмкин булмас иде. Сез — балаларыгыз өчен ышанычлы терәк. Бергәләп сез теләсә нинди авырлыкларны җиңәрсез дип ышанам”.
Лицейда 2025-2026 уку елында 37 укучы 11 еллык белем алды. Бу – район мәктәпләре арасында иң зур сан.
Соңгы кыңгырау-чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч, моңсу һәм шул ук вакытта шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки мәктәп еллары артта кала, ә алда-яңа юллар, яңа мөмкинлекләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев