Логопед Миләүшә Хәлимова: Балагыз сөйләмендә кимчелекләр юкмы?
14 ноябрь -логопедлар көне
Балам, багалмам… Кыз булса, әнисеннән дә уңганрак, ул булса әтисеннән дә булганрак булыр..дип өметләр баглый әни кеше. “Әлли-бәлли бәү итә, балам йокыга китә...” Матур теләкләрен тели-тели әнкәсе бала өстенә җылы япмасын яба. “Әни, әкият укы әле. Әни, укы инде!!!” Сабый кулында әкиятләр җыентыгы. Бу китап-мавыктыргыч дөньяның зур йозаклы авыр ишеген ача торган тылсымлы тел ачкычы. Ул галиҗәнап әйләнә-тирәнең без белмәгән-ишетмәгән вакыйгалары, геройлары белән сәяхәткә алып чыга.
Бала белән ана кешене әйтеп-аңлатып булмый торган җепләр бәйли. Ана сөте белән кергән гомер буена онытылмый.
Сабый дөньяга яратылып, зарыгып көтеп алына. Бала туганчы һәм дөньяга килгәч күзәтелгән уңай яки тискәре эмоциональ мөнәсәбәт – барысы да аның киләчәк сөйләм үсеше өчен мөһим. Гаиләдәге уңай халәт сабыйның теле ачылу, сүз байлыгы өчен дә бик әһәмиятле.
Баланың сөйләм үсеше нормада яки түгел икәнен каян белергә соң? Һәр бала индивидуаль үсештә. Шуңа аны башкалар белән чагыштырып карау кирәкми. Әгәр сөйләмендә ниндидер үзгәреш барлыгы сизелсә, бу хәлне ачыклау өчен, кичекмәстән тәҗрибәле укытучы-логопед белән киңәшергә кирәк.
Төп берничә киңәшне әйтеп узу мөһим. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмендә аеруча авазны бозып әйтү; сүз байлыгының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы; сөйләмдә телнең грамматик чараларын, законнарын дөрес куллана белмәү; бәйләнешле сөйләмнең тоткарлануы яки үсмәве һәм башка кимчелекләр еш очрый. Балаларның сөйләмендә күбесенчә тартык авазлар бозылып әйтелә. Аавазларны дөрес итеп әйтә алмавы һәм ишетеп аера белмәве фонематик ишетү сәләте, артикуляция әгъзаларының үсеп җитмәве аның яше кечкенә булуга бәйле. Бу кимчелекләр, бала үскәч, үзеннән үзе юкка чыгалар. Өч яшьтә [c],[с’],[з],[з’],[ц], дүрт яшьтә [ш],[ж],[ч],биш яшьтә [р],[р’],[л],[л’] авазлары дөрес әйтелергә тиеш. Бала шушы вакыттан узгач та авазларны бозып әйтсә, бу кимчелекләр әти-әниләр, тәрбиячеләр ярдәмендә генә үтмәсә, аны логопедка күрсәтү зарур. Бу эш гадидән катлаулыга таба, системалы рәвештә алып барылса, сөйләмендә кимчелекле булган балаларның фонематик ишетү сәләтен үстерү, камилләштерү, иҗек-аваз анализы ясый белүләренә ирешү нәтиҗәле булыр һәм укырга өйрәтүнең ныклы нигезен тәшкил итәр.
Миләүшә Хәлимова,
район психологик ярдәм күрсәтү үзәгенең
укытучы-логопеды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев