«Лукоз Саба»да - Яңа ел бәйрәме
Биредә эшләүчеләрнең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды
«Лукоз Саба» оешмасы җитәкчелеге үз хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме оештырды. Бу кичәдә балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Яңа ел белән тәбрикләргә Кыш бабай белән Кар Кызы да килгән иде. Бәйрәм бик күңелле узды, балаларның йөзләреннән шатлык һәм елмаю балкыды. Киләсе 2026 ел да һәркайсыына шатлык һәм куанычлар гына бүләк итсен, барысы да сау-сәламәт булсыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев