Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәчеттә очрашу

Өтернәснең оста куллы ир-егете Данил Мифтаховның әтисе Әнәс абыйны яхшы белә идем.

Өтернәснең оста куллы ир-егете Данил Мифтаховның әтисе Әнәс  абыйны  яхшы белә  идем. Диңгез  флотында хезмәт иткән запастагы офицер буларак, Эзмә мәктәбендә башлангыч хәрби хәзерлек дәресләре укытты  ул. Мәктәптән  читтәрәк  урнашкан бинада укучыларны  хезмәткә дә өйрәтте. Шул остаханәдә агачны  ышкып-шомартып табуреткалар (урындык түгел), кош оялары ясый идек. Идәндәге  йомычкаларны  себереп  алмыйча дәрес тәмамланмый. Таләпчән  укытучы   иде...

Данилнең дә агач эшенә хирыслыгы, мөгаен, әтисеннән киләдер. Аның белән быел беренче очрашу Өтернәс мәчетендә  булды. Җомга көн, өйлә намазы  җитеп килә иде. Мәчеткә авыл агайлары җыела башлады. Ә минем максат – Данилнең  дин йортына  хәйрия итеп бирелгән хезмәт үрнәкләре белән танышу. 

Ул  үзе белгечлеге буенча мал табибы.  Әтнә техникумын, Казан ветеринария академиясен тәмамлаган. Алган  һөнәре буенча 40 елга якын  хезмәт иткән. Соңгы елларда  корпуслы мебель  ясау белән дә мавыгып  китте ул. “Бер тотынсам, хыялланып, җырлый-җырлый эшлим. Материалларны Казаннан алып  кайтам. Сату өчен түгел, үзебезгә, туганнар, балаларга булсынга дип кенә инде. Тик торасы килмәгәнгә. Кызга, башлангыч сыйныфта укыган чакта, антресольле ике шкаф  ясаган  идем. Казанда укый башлагач, торган  фатирына үзем җыйган кровать алып барып бирдем. Авылда мәчет ачылуы да хоббиема зур этәргеч булды”, дип  сөйли Данил.

Мебель җыю остасы мәчеткә шамаилләр беркетер өчен ике шкаф-купе, аппаратура өстәле, түбәтәйләр, яулыклар куяр өчен почмак өстәл, алгы бүлмәгә гардероб ясап биргән. Алар мәчеттә дин йортының  интерьерына бик тә туры  килеп тора. Барысы  үз  урынында, мебель фабрикасы товарыннан бер ягы белән  дә аерылмый. “Иганәчедән халык  бик  канәгать. Данилгә рәхмәттән башка сүз юк. Аллаһ  кабул итсен дип  кылынган  гамәл ихластан була”,– ди мәчет имамы  Илнур хәзрәт Газизов. Хәйриячелек – күңел  эше. Данил Мифтахов та шулай ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев