Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәдәниятчеләр барын да булдыра

Район мәдәнияте өлкәсендә хезмәтен яраткан, һөнәр алыштыруны күз алдына да китерә алмаган кешеләр эшли.

Былтыр да алар хисап чорында халык өчен бер­сен­нән-берсе эчтәлекле чаралар үткәргәннәр, кеше­ләр­не рухи баетканнар, бәй­геләрдә катнашканнар һәм җиңгәннәр. Боларның бары­сы да 25 гыйнварда район мә­дәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллинның 2022 ел эш нәтиҗәләрен яктыр­тып ясаган чыгышында ачык күренде. Әлбәттә, 335 хезмәткәрне бер­ләш­тергән (шуларның 194е – белгечләр) коллектив елның бер көнен дә калдырмыйча, ал-ял белмичә үткәргән чараларны биредә санап чыга алмыйбыз. Игътибарга аеруча лаеклыларына гына тукталыйк.

  • «Итекфест» төбәкара фес­тивалендә бөтен этап нә­тиҗәләре буенча «SABA-kultura» командасы 3 ел рәттән Гран-при алды.
  • Май аенда район кү­ләмендә 190 баян, гармун, тальянда уйнаучылар һәм фольклор коллективлары кат­нашында “Уйнагыз, гармуннар!” традицион иҗат фестивале оештырылды.
  • Август аенда Сабада дөнья­күләм әдәби Сабантуе үт­те.
  • Җәйге чорда һәр авыл­ның сакланып калган гореф-гадәтләрен кичке уеннарда күрсәтү максатыннан район күләмендә «Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша...» мәдәни проекты оештырылды. Анда 3765 кеше катнашты.
  • Октябрь аенда районыбызда Бөтендөнья татар конг­рессы белән берлектә «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды (фотода).
  • “Әдәби марафон” Бөтен­дөнья проектында Саба “Та­тарстанның иң күп татарча китап укучы районы” исе­менә лаек булды.
  • Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучылары Гүзәл Газизова, Эльвира Галиева «Муниципаль мә­дәният һәм сәнгать уч­реж­дениеләренең иҗат кол­лек­­тивлары проектларына ярдәм итү» республика бәй­гесендә катнашып, лазер станогы алыр өчен 150 мең сум күләмендә грант оттылар. 
  • Саба районы 2022 елда да республика буенча ДВД форматта кино күрсәтү буенча «Иң яхшы кино күрсәтүче» булып танылып, 1нче урынны яулады.
  • Мишәбаш клубы мөдире Булат Нәҗипов үз көче белән җәй көннәрендә “Урам киносы” проектын тормышка ашырды. Яшүсмерләр өчен киноны ятып түшәмнән карау мөмкинлеге тудырды.
  • Россия күләмендәге ПроКультураРФ платформа­сын­да клублар – 4691, китап­ха­нәләр –1811, музейлар –257, сәнгать мәктәбе 95 чараны халыкка тәкъдим итте.
  • Сәнгать мәктәбе 77 төрле дә­рә­җәдәге конкурсларда катнашып 12 Гран-при алды. Лауреатлар –380, дипломантлар –36.
  • Клублар системасында халык исемен йөртүче 13 коллектив һәм 36 фольклор коллективы, үзешчән сәнгать осталары 36 халыкара, 28 төбәкара, 40 Бөтенроссия, 38 республикакүләм конкурсларда катнашып 142 призлы урын яуладылар.

“Әлбәттә, транспорт бе­лән тәэмин ителеш булмаса, оештыру взнослары түләнелмәсә, командировочныйлар бирелмәсә бер конкурста да катнашып булмас иде. Әлеге бәйгеләрдә җиңү мөмкинлеге тудырган өчен районыбыз җитәкчеләренә барлык ата-аналар, балалар, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, китап укучылар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәм”,– диде Рөстәм Фидаил улы.

Хәл итәсе мәсьәләләр дә бар (сәнгать мәктәбендә бию класслары тиешле таләпләргә туры килми; аерым киенеп-чишенү бүлмәләре, душ юк һ.б.)

Чыгышны Зум платформасында тыңлаган район башлыгы Рәис Миңнеханов мәдәният бүлегенең эш­чәнлегенә уңай бәя бирде. ”Бик зур эш башкарасыз. Чыгышны сайтка ку­ярга кирәк. Эшләрегезне күрсеннәр“,– диде һәм проблемаларны хәл итү юллары эзләнәчәгенә ышандырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев