Мәгариф объектларының террордан сакланышы аеруча мөһим
Бүген Саба муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең чираттан тыш уртак утырышы булды.
Террорга каршы комиссия утырышы
Бүген Саба муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм оператив төркемнең чираттан тыш уртак утырышы булды. Көн тәртибенә "2026 елның 5 февралендә Милли террорчылыкка каршы комитет рәисе тарафыннан бирелгән «Мәгариф объектларына һөҗүм итү куркынычларын профилактикалау буенча кичектергесез чаралар турында» күрсәтмәләрне үтәүне оештыру турында”гы мәсьәлә куелган иде.
Утырышны Татарстан Республикасы Саба муниципаль районындагы террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Рәис Миңнеханов ачты һәм алып барды. Көн тәртибе буенча мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров, район башлыгының коррупциягә һәм террорчылыкка каршы эшләр буенча ярдәмчесе Азат Хәлилов, район прокуроры урынбасары Камил Хафизов чыгышлары тыңланды.
Комиссия кабул иткән карарда күрсәтелгәнчә, мәгариф идарәсенә, белем бирү оешмалары директорларына мәктәпләрдә һәм башка объектларда саклануның техник чаралары, видеокүзәтү, хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системаларының төзек булмавы яки нәтиҗәсез кулланылуы белән бәйле җитешсезлекләрне бетерүне тәэмин итәргә; исәптә торучы затлар белән скулшутинг, «Колумбайн» куркынычларын исәпкә алып максатчан профилактик чаралар үткәрергә; укучылар арасында радикальләшү күренешләре күзәтелгән очракта педагогик хезмәткәрләр, социаль педагоглар һәм психологлар тарафыннан кичекмәстән чаралар күрүне тәэмин итәргә кирәк. Бу чаралар социаль-психологик диагностика, «Профилактика навигаторы» методик комплексы кулланып профилактик эш алып баруны, шулай ук кирәк булган очракта психологик хезмәтләрне, опека һәм попечительлек органнарын, ата-аналар җәмәгатьчелеген, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны җәлеп итүне күз алдында тота;
Ведомстводан тыш саклау бүлеге белән берлектә белем бирү оешмаларында тикшерүләр оештыру бурычы йөкләнә. Тикшерүләр барышында белем бирү объектларының террорчылыкка каршы сакланышындагы җитешсезлекләрне, аларга керү режимын тәэмин итүгә карата нәтиҗәсез яки ваемсыз мөнәсәбәт фактларын, төрле профилактик исәпләрдә торучы, шул исәптән психологик тест нәтиҗәләре буенча куркыныч төркеменә эләккән затларны озата баруның шәхси маршрут документлары булмауны, укучыларга һәм аларның ата-аналарына террорчылык эшчәнлегендә катнашу өчен җаваплылык турында аңлату эшләре үткәрелмәүне, шулай ук район һәм Татарстан Республикасы террорчылыкка каршы комиссиясе йөкләмәләренең үтәлмәвен теркәргә тәкъдим ителә.
Башкарма комитетның информатизация бүлеге начальнигынннан, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләреннән террорчылык актлары өчен җаваплылыкка тартылган балигъ булмаган хокук бозучылар турында мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында, сайтларда һәм социаль челтәрләрдә урнаштыру; гражданнарга экстремизм һәм террорчылык өлкәсендәге хокук бозулар өчен җаваплылык, шул исәптән террорчылык актлары турында белә торып ялган хәбәрләр тарату һәм фейк яңалыклар тарату өчен җаваплылык турында мәгълүмат, пилотсыз очу аппаратлары кулланылган очракта, гамәлләр алгоритмын халыкка җиткерү сорала.
Җирле үзидарәләр җитәкчеләренә пилотсыз очу аппаратлары табылган очракта эш итү тәртибе, террорчылык һөҗүмнәре вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, яшьләрне интернет аша террорчылык оешмаларына җәлеп итү куркынычы турында белешмә һәм ашыгыч хезмәтләр телефон номерлары турында җирлекләренең WhatsApp һәм МАХ төркемнәрендә мәгълүмат таратырга кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев