Мәгарифнең киләчәге бүгеннән төзелә
3-5 август көннәрендә районыбызда заманча инициативалы педагогларның “Оникс-2026” бөтенроссия форумы узды.
Өч көн дәвам иткән форумда Россиянең 40лап төбәгендәге төрле дәрәҗәдәге белем бирү оешмаларыннан 350дән артык педагог катнашты. Өченче елын узучы әлеге чараның географиясе елдан-ел киңәеп, ул Калининград, Мәскәү, Петербург, Коми, Луганск Халык Республикасы, Ханты-мансийск, Башкортостан, Удмуртия, Марий Эл һәм башка өлкәләрнең заманча карашлы укытучыларын җәлеп итте. Саба аграр көллиятенең актлар залында узган рәсми ачылыш тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов форум эшчәнлегендә уңышлар һәм аның нәтиҗәлелеген теләде.
“Сезнең районыбызга килүегез үзе үк инициативалы шәхесләр икәнлегегезне раслый. Аралашу акчадан да кыйммәтрәк, диләр. Мәгълүматлы кеше – иң бай кеше икәнлеген дә беләбез. Мондый форумнарсыз, аралашусыз мәгарифнең киләчәген күз алдына китереп булмый. Укучыларның уңышлары – ул сезнең уңышлар. Һәр заманда җәмгыятьнең нигезен сез – укытучылар төзисез. Киләчәк сезнең һөнәри осталыкка бәйле. Форум яңа уңышларга башлангыч булсын”, –диде үз чыгышында Рәис Миңнеханов.
“Оникс” мәгариф үзәге директоры Ләйлә Мөбарәкшина заманча инициативалы педагоглар форумының тәҗрибә, идеяләр алмашу һәм заманча мәгариф өлкәсендәге иң яхшы алымнар турында фикер алышу мәйданчыгына әверелүен, беренче тапкыр 100 педагог катнашында үтсә, бирегә килергә теләк белдерүчеләрнең саны елдан-ел артуын билгеләп узды.
“Бирегә иң заманча карашлы, эзләнүчән, иҗади, яңалыкка омтылучан педагоглар җыелган. Чөнки бүгенге гади генә булмаган, самолет рейслары кичектерелеп, башка кайбер мәсьәләләр туып торган заманда бернинди каршылыкларга карамастан ерак сәфәргә тәвәккәлләгәнсез. Безгә карата җылы, ышанычлы мөнәсәбәтегез өчен бик зур рәхмәт белдерәбез. Әлеге форум тәмамлануга без икенчесенә әзерлек процессын башлыйбыз. Быелгысы һәрберебез өчен кызыклы, тәҗрибә уртаклашуга бай булып, мәгариф системасын тагын да яхшырак, уңайлырак, нәтиҗәлерәк итәргә ярдәм итсен”, – диде .
Ачылу тантанасында төрле төбәкләрдән уникаль методикалар һәм инновацион алымнар кулланып эшчәнлек алып баручы спикерлар катнашып, алар үзләренең форум кысаларында тәкъдим итәчәк мастер-классларның кыскача эчтәлеге белән таныштырдылар. Спикерларның берсе – Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясе югары категорияле математика укытучысы, РФнең атказанган укытучысы Любовь Баеваның ирешкән казанышларын алып баручылар озак игълан иттеләр. “Киләчәк галимнәр остазы” номинациясе җиңүчесе, ике тапкыр “Мәгариф” милли проекты җиңүчесе, “Безнең иң яхшы укытучы” грантына ия укытучы математиканың профиль төреннән рекордлы санга ирешкән: аның тугыз укучысы Бердәм Дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган.
“Мин 30 елдан артык математика һәм физика фәннәрен тирәнтен өйрәтү сыйныфларында белем бирәм. Белгәнебезчә, укытучыларның һөнәри эшчәнлеген билгеләүче төп сыйфатлар булып укучыларының олимпиада нәтиҗәләре, Төп дәүләт имтиханнары һәм БДИ күрсәткечләре тора. Дөрестән дә, минем өчен узган уку елы бик уңышлы булды. Тугыз укучым 100, биш укучым 99 балл яулауга иреште. Сыйныфның уртача күрсәткече 97,4 балл тәшкил итте. Шулай ук математикадан Бөтенроссия олимпиадасы финалында 1 укучым җиңүче һәм дүртесе призер булуга иреште. Минем һәр чыгарылышымда диярлек 100 балл яулаучы була. Без БДИга аерым әзерләнмибез, ә математиканы тирәнтен өйрәнәбез", – ди Любовь Баева.
Тәҗрибәле мөгаллимә уңышның төп серен педагогның махсус методикасы яки укучы таланты түгел, ә аларның уртак системалы эш алып баруында дип саный.
“Укытучы гадәти мәктәп мәсьәләләрен эшләгәндә, ул чишүнең төрле ысулларын белә, аларны балаларга күрсәтә, укучылар аңа ориентлаша. Ләкин олимпиадачылар белән катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә, укучы беренче булып матур чишелеш тапкан очраклар да була. Бу бигрәк тә Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призерларына кагыла. Дөресен генә әйткәндә, кайбер олимпиада мәсьәләләрен мин үзем дә алар эшләгән җиңеллек белән чишәргә әзер түгел. Һәм беләсезме, мин бу уңайдан беркайчан да борчылмадым. Студент елларында ук безнең куратор: әгәр укучы укытучыны узып китә алса – бу нормаль күренеш, дип әйтә иде. Миңа бу очракта спорт белән чагыштыру ошый. Тренерга да спортчыдан тизрәк йөгерү мәҗбүри түгел. Аның бурычы –спортчыга үсәргә ярдәм итү. Миңа калса, укытучы белән дә шул ук хәл”, – дип сөйләде Любовь Баева үзенең педагогик эшчәнлегенең төп үзенчәлекләре турында.
Форумның икенче көне педагогикада зур уңышларга ирешкән укытучыларның мавыктыргыч мастер-класслары белән дәвам итте. Луганск Халык Республикасының Стаханов сәнәгать-икътисад техникумының җәмгыять белеме укытучысы Денис Кириллов үткәргән мастер-класста катнашырга теләүчеләр күпчелекне тәшкил итте. Хәрби хәрәкәтләр ветераны “Патриотизм нинди була?” дип аталган темага чыгыш ясап, иң элек сүзне Донбасста масштаблы хәрби хәрәкәтләрнең 2014 елдан бирле туктап тормавын, рус мәдәнияте, рус теле белән бәйле кешеләргә яшәү ифрат кискенләшүе, никадәр кыенлыклар аша узулары турында сөйләүдән башлады. 2022 елда махсус хәрби операция башлануга, техникумның сигез укытучысы иң беренчеләрдән булып азатлык өчен күтәреләләр. Бүген алар төрле дәрәҗәдәге контузия, имгәнүләр алып техникумда белем бирүләрен дәвам итәләр.
“Педагогик эшчәнлегебезнең төп юнәлеше булып балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү бурычы тора. Тәрбия һәрвакыт шәхси үрнәктә булырга тиеш. Безнең уку йортында студентларда үз иле өчен горурлык хисен һәм Ватанга хезмәт итәргә әзерлек формалаштыруга аерым игътибар бирелә. Бу процесс безнең укытучыларның реаль тәҗрибәсе һәм үрнәкләре нигезендә төзелә. Укучыларга хәрби шартларда яшәү алымнары, пилотсыз очкычлардан саклану, куркыныч янаганда үзеңне ничек тоту юлларын өйрәтәбез. Миңа еш кына укучылар:”Хәрби хәрәкәтләр вакытында сезне үлем куркытмадымы?” дигән сорау бирәләр. Әлбәттә, куркытты, үлем хакында уйламау өчен юләр булырга кирәк. Минем дә бик тә гаиләм янында, балаларыма ышанычлы әти буласым килде. Әмма миндә патриотлылык хисләре көчлерәк иде. Россия Федерациясе гражданины булуымны раслаучы паспорт алуым – минем иң бәхетле көнем иде. Бу безнең барыбыз өчен дә тормышыбыздагы иң мөһим көн булды. Горурлыктан хәтта кулларым калтырады”, – дип сөйләде хәрби хәрәкәтләр ветераны. Педагог бүген Луганскиның күзгә күренеп яшәрүен, колачлы төзелешләр алып барылуын, үсүен зур горурлык белән бәян итте.
Форумның өч көне дә нәтиҗәле очрашулар, мавыктыргыч мастер-класслар, кызыклы экскурсияләр һәм җанлы профессиональ аралашу белән үрелеп барды. Әлеге күләмле чарада бер тапкыр катнашу тәҗрибәсе булган укытучы икенче елны да анда килми булдыра алмавына да мисаллар күп иде. Мәсәлән, Чувашиянең Чабаксар шәһәрендәге 45нче гомумбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Александр Григорьев узган ел форумга педагог буларак килсә, быел спикер буларак катнаша.
“Мин быел оештыручыларга “Оникс” форумына спикер буларак килергә теләвемне җиткердем. Мин мотивация, аның үзенчәлекләре, мотивацион киртәләр турында мастер-класс уздырдым. Моны башта үзеңдә кичерергә, аннары гына башкаларга өйрәтергә кирәк. Бу тема бүгенге мәктәп өчен бик тә актуаль. Әмма моның кадәр укытучылар ташкыны көтмәгән идем. Димәк, бу тема һәркем өчен дә кызыклы. Саба мине битараф калдырмады. Әлеге матур төбәккә мин ашкынып килдем. Әлбәттә, бүгеннән үк киләсе елга килү турында планлаштырам. Форумның бай программасы һәм искиткеч атмосферасы өчен барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт”, –дип кичерешләре белән уртаклашты Александр Владимирович.
Евгения Пижанкова, Санкт-Петербург шәһәре:
Мин 30 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим, шулай ук логопед вазифасын да алып барам. Мөмкинлеге чикле балалар белән шөгыльләнәм. “Оникс” форумындагы темалар бик актуаль, аеруча үсештә кайбер тайпылышлар булган балалар белән эшчәнлек өчен аеруча ярдәме зур. Бүгенге лектор үзенең мастер-классында балаларны язарга өйрәтү буенча аерым бер система тәкъдим итте, ул бик яхшы нәтиҗәләр бирә. Мин педагоглык эшчәнлегемдә аның хезмәтләрен еш куллана идем инде. Бүгенге форум аның үзен дә күрергә мөмкинлек бирде. Кыскасы, “Оникс” форумы – һөнәри компетенцияләрен киңәйтергә, файдалы элемтәләр урнаштырырга һәм яңа идеяләрне эшкә кертү өчен илһам чыганагы бирерлек мәйданчык ул.
Тулырак фоторепортажда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев