Май бәйрәмнәре уңаеннан ТР агросәнәгать комплексы ветераннары Советы рәисе Марс Алиевтан котлау алдык
Бәйрәм котлавы
“Хөрмәтле агросәнәгать хезмәткәрләре! Совет Президиумы һәм шәхсән үзебезнең исемнән Сезне чын күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, барлык илләрнең пролетарийлары бердәмлеген гәүдәләндерүче, фидакарь хезмәт белән илебезнең байлыгын булдыруга һәм аны даими арттырып торуга хезмәт иткән барлык кешеләр өчен яңарышка, яхшылыкка өмет һәм ышаныч бәйрәме белән котлыйбыз, һәм шулай ук, махсус хәрби операциягә (СВО) теләктәшлек хисе һәм һичшиксез җиңүгә, максатларга ирешүгә ышаныч белән 9 Май - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, Россиянең бөек бәйрәме белән котлыйбыз. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен. Әле тагын озак елларга нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне, тыныч күк йөзе һәм имин көннәр телибез!”– диелә котлауда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев