Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Максатка ирешү икшермәлеләргә хас сыйфат

Авыл – ил тоткасы

Сәхифәбез “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгына багышлана

  Продукция җитештерүче хуҗалыклар турында язганда саннарга мөрәҗәгать итми һич мөмкин түгел.  Алар  кирәкмәгән төче сүзләрне дә алыштыра.  Коллективның эш-гамәлләрен тулырак күз алдына китерергә ярдәм итә. Бигрәк тә хезмәт күрсәткечләре тотрыклы  үсеш белән характерланганда. “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер хуҗалыгы  икътисады турында да шулай  фикер йөртергә мөмкин. Статистика  мәгълүматлары шуны дәлилли.

Бүген хуҗалыкта мөгезле эре терлек саны 1800дән артып китә, 31 баш атлары бар. Узган ел 8660 тонна сөт (107%), 360 тонна ит (103%) җитештерелгән. Бер сыерга 12372 килограмм сөт (101%) сауганнар. Хуҗалыкка елына терлекчелектән 293  миллион сум акча кергән. Тулай табыш  84 миллионнан артык. Рентабельлелек 33,2 процент. Игенчелектә дә сынатмыйлар. Икшермәлеләр былтыргы кырчылык өчен уңайсыз җәйдә дә бөртеклеләрдән уртача 45,2 центнер уңыш үстерделәр. Күрсәткечләр югары, саннар реаль. Хәлбуки, бу күрсәткечләр артында йокысыз төннәр, тынгысыз, авыр, мәшәкатьле көннәрнең торуы мәгълүм. Бу саннар тозлы тир белән сугарылган. Бер эшче 5115 мең  сум акча  керткән. Механизаторлар 50,9 мең эталон/гектар эш башкарган. Шул ук  вакытта запас  частьлар, бензин,  дизель  ягулыгы тотуны киметкәннәр. Икътисадый анализдагы саннарны китерүне тагын дәвам итеп булыр иде. Уңышларга ирешү тәҗрибәсе белән уртаклашып семинар-киңәшмәләрдә ясаган чыгышында исә хуҗалык җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин финанс күрсәткечләренә башкачарак якын килә. 

“Әллә ни  баш  ватасы  да юк,– ди ул. – Хуҗалыкка  кергән  акчаны барлык мал санына һәм 365  көнгә бүлеп  карарга  кирәк. 2023 елда бездә ул сан  446 сум килеп  чыкты. Ләкин мәсьәләнең икенче   ягы да бар:  тотылган чыгым 446 сумнан артык була алмый. Югыйсә син банкрот дигән сүз. Бездә әлеге күрсәткеч, ягьни 1 баш малны 1 көн тоту 348 сумга төште.  Аерма – 98 сум. Күпме бу, азмы? Билгеле, бу аерма никадәр зуррак булса, хуҗалыкның кереме дә шулкадәр күбрәк. Димәк, әле безгә дә җитештерүне арттыру, чыгымнарны киметү өстендә эшләргә кирәк”.

Максатка ирешеләчәк. Икшермәлеләр 2024нең гыйнварында  8377 центнер, ягъни  былтыргының шул  ае күрсәткече белән  чагыштырганда 1554 центнерга күбрәк сөт саттылар. Сыерларның продуктлылыгы мең литрдан артты.

  “Барыбыз да шул сөткә карап торабыз. Хезмәтне дөрес оештырып,  коллектив  бер максатка тупланып эшләгәндә, сыйфатлы  азыгың булганда  нәтиҗә көттерми.   Сөт артмауның төп сәбәпләреннән берсе – терлек азыгында протеин һәм энергия җитмәү. Җәен люцернада аксымны, кукурузда  крахмалны югалтмыйча  җыеп  алуга комплекслы  якын   килү  мөһим. Протеинсыз сенаж ашаттың ни дә, салам бирдең ни.  Сыйфатны тагын да  яхшырту  өчен быел терлек  азыгы үзәге булдыруны  планлаштырдык. Җиһазлар 1 июньгә кайтырга тиеш. Аңарчы 20гә 60 метрлы бина төзергә  кирәк булачак. Быел  көзгә хутка җибәреләчәк. Терлек азыгын бер түбә астында махсус үзәктә  әзерләгән күрше районнар хуҗалыклары практикасы   күрсәткәнчә, әлеге ысул продукция җитештерүне арттыруга зур йогынты  ясаган”,– ди төп җитәкче вазифасын башкаручы Фәрит Мөхәммәтшин.

Иген уңышын киметмәскә!

 Игенчелек терлекчелеккә эшли. Сыер  ашатсаң гына  сөт  биргән  кебек, җир дә  мул  уңыш өчен ашлаганны  көтә. Химия юк заманнарда Россиядә гектар  көченең 6-8 центнердан артмаганлыгы  мәгълүм. Шуның өстенә Икшермә  якларында  яңгыр  болытлары  да сирәгрәк  йөрүчән.

“Шул сәбәпле бездә 300 гектар мәйданда  уҗым культуралары да тишелмичә калды. 2023 елда чәчкән люцерна да начар  чыкты. Сүз дә юк, кыенлыклар яз  көне булачак. Шулай да уңышны киметмәскә инде.  Терлек азыгына басым ясарга уйлап торабыз. Хәзерге  көнгә тәэсир итүче  матдәләрдә 85 килограмм  ашлама  туплап  куелды.   Яңадан  100әр тонна аммиак селитрасы һәм катлаулы  ашлама  аласы була. Яфрактан тукландыру өчен  20 тонна  мочевина  кирәк. Эш  акчадан тормый,  субсидия проблемасының хәл ителгәнен  көтәбез.   Симәнә бар. Моннан тыш  люцернаны –200, кукурузны – 500, берьеллыкларны 100 гектарда  чәчәргә планлаштырабыз. Техника әзер, кадрлар бар”,– диде Зөфәр Зиннәт  улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев