Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпләрдә – шук балачагыбыз, ялкынлы яшьлегебез кайтавазы

Эзмә урта мәктәбендә төрле елларда белем биргән укытучылар очрашуы

 

  Мөгаллим һөнәренең дәрәҗәсен арттыруны  күздә тотып игълан ителгән укытучылар һәм остазлар елы да тарихка күчә. Россия Президенты Указы төп максатына иреште. Мәктәпләрдә күз яшен  китерерлек чаралар үтте. Буыннар очрашуы үткәннәргә кайтарды, хатирәләрне кузгатты, ветераннарга   яшәртүле яшәү  көче бирде.  Хәзер белем  учакларында без укыгандагы  кебек, дәрескә  җиз  кыңгыраулар чакырмый. Барысы да электрга көйләнгән. Ә узган җомгада Эзмә урта мәктәбендә, күңелләрне  җилкендереп, җиз кыңгырау чыңлаттылар. Аның  моңнарын  укытучылар  елы гимнына әверелгән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры алыштырды. Аннары бәйрәмдә катнашучылар 90 еллык тарихлы мәктәпнең тавышы диктофонга яздырылган монологын тыңладылар. “Хәерле көн, кадерле мөгаллимнәрем, укучыларым. Кем сәламли соң, дисезме? Бу – мин, сезнең яшьлегегез кайтавазы, сезнең газиз мәктәбегез! Мин бүген сезне тормыш арбасын беразга гына туктатып торып, үткән елларыгызга күз салу, гомер юлларында булган вакыйгаларны искә төшерү, хезмәттәшләрегез белән аралашу өчен үземә чакырдым. Бик көттем мин сезне, газизләрем! Минем идәннәрем сезнең аяк атлауларыгызны таный, диварларымда һәрберегезнең аһәңле тавышы саклана, сыйныф бүлмәләрем әле дә ничек салмак кына, җайлап кына дәрес бирүләрегезне хәтерли”,–  дип “сөйләде” мәктәп. Әйе, сыгылмалы сайгаклар, шукланулар, укытучыбыз Фәүзия апа Вахитованың бер кышны мичләрне  ашыгып томалаудан ис тигән укучыларны классы-классы белән кар өстенә чыгарып салулары турында әйткәне – барысы да  истә. Кызганыч, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән мөгаллимәбез Казаннан очрашуга  кайта  алмаган  иде.

“Бу  чарага  төрле елларда Эзмәдә укыткан 156 кеше чакырылды, шуларның 100е залда утыра. Моның өчен архивларда, музейларда эшләргә, хәтер сандыкларын  сүтеп  җыярга туры килде. Ыгы-зыгылы тормышта вакыт табып килгәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт. Катнашкач, яшьлек хатирәләрегезне дә яңартырсыз, бүген эшегезне дәвам итүче  укытучыларга үз  киңәшләрегезне дә бирерсез. Гомумән, очрашу эшлекле шартларда узсын, гомергә истә калсын”,– диде мәктәп директоры Зөлфәт Гыйбадуллин.    

   Шулай булды да. Әнә бит, сүз шушы җирлектәге җитәкчеләр – ветеран мөгаллимнәрнең укучылары Алмаз Зарипов,  Альмир Шәйхетдинов, Райнур Әхмәтовка бирелгәч, 1972-2007 елларда  математика укыткан Римма ханым Шиһапова түзмәде, микрофонны тартып диярлек  алып, биш балалы  кызын йортлы иткәне өчен өчесенә дә олы ихтирамын белдерде. “Алар Балтачтан Эзмәгә күчеп кайтсалар, кияүгә эш, торак булырмы?” дип “Игенче” хуҗалыгы директорына мөрәҗәгать иткәч, уңай җавап  алына. Хәзер ишле гаилә әниләренең янәшәсендә махсус программа белән төзелгән йортта яши, Рәнис Гыйматов тракторда  эшли. Римма Әсгать  кызы боларны могҗизага тиңли.

  Үз заманында  мәктәп директоры йөген тартучыларны тыңларга  вакыт җиткәч, беренче сүзне  Азат Галиев   алды.

“Педагогия институтын тәмамласам да, укытучы булу  уйлап та караган  хезмәтем  түгел  иде. Шушы юлга кереп  киткәнемне  сизми дә калдым. Мәктәптә башка планнар, хыяллар белән  яшисең икән  ул.  Ә 2002 елда директор итеп билгеләнүем фантастика кебек булды. Тугыз  ел гомер җитәкче вазифасында  узды. Шәт, йөзгә кызыллык китерерлек итеп эшләмәгәнбездер. Моның өчен остазларыбызга,  барлык коллективка  зур рәхмәт”,– диде 2011 елда вазифасын Гөлназ Капитоновага тапшырган Азат Галиев.

Аннан эстафетаны 2013 елда кабул итеп алган Айнур Шәймәрданов исә, Эзмәдә усал  кешеләр  яши, дип  ишетеп, эшкә куркып  кына  килгән. Билгеле, шикләр тиз тарала. “Бер команда  булып, дус, тату, матур  эшләдек.  Күп  чаралар  үткәрдек, бер укытучы да булдыра  алмыйбыз дип әйтмәде.  Күп  оешмалар белән хезмәттәшлек иттек.  Кирәк вакытта без  аларга бардык яисә алар безгә килделәр. Аларның  ярдәме санап бетергесез. Эшләү дәверендә бер генә кешенең дә мәктәпкә  килеп  дәгъвалап   йөргәне  булмады.  Коллективның  авыл  халкы  алдында дәрәҗәсе сакланды”,– диде Айнур  Шәймәрданов.

  Әтиләре – Эзмә җидееллык мәктәбенә нигез салучыларның берсе  булган  Хәлил Сираҗиев (1949-1966), 1978-2002  еллардагы директор, быел  гына арабыздан  киткән Муллагали Нәбиев турында сөйләгәндә  Рушания Хәлиловна белән Гөлназ Муллагалиевна күз яшьләренә дә ирек бирделәр. Очрашуның иң  дулкынландыргыч минутлары да шул булгандыр. Гомумән, һәркем кичерешләре белән ихлас  уртаклашты  ул көнне. Кичәне дәвам итеп, язучы Гөлсинә Галимуллина, финас-бюджет палатасы рәисе Шәмсун  Сөнгатов үзләренә белем биргән укытучыларга Рәхмәт сүзләрен, истәлеккә бүләкләр дә тапшырдылар. Мәктәп  коллективына район башлыгы  Рәис Миңнехановның Рәхмәте дә җиткерелде. Язманы мәктәп монологының йомгаклау сүзе белән тәмамлыйсы  килә: “Авылыбызның белем учагы булып, балкып торуым белән горурланам мин!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев