“Малларга да җылы караш кирәк”, – ди сыер савучы Рушания Сабирҗанова
Хезмәтең дөрес сайланган, аңа бөтен күңел җылың бирелгән булса, бәхет кешене үзе эзләп таба, диләр. Язмам герое, “Игенче” җәмгыяте сыер савучысы Рушания Сабирҗанова да әлеге сүзләрнең хаклыгына күптән инанган.
Бәхетен хезмәтендә тапкан алдынгы савымчы “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” бәйгесенең “Минем һөнәрем – минем язмышым” номинациясендә зур горурлык белән катнаша.
Рушаниянең иңнәрендә еллар дәвамында тупланган саллы тәҗрибә ята. Быел аның сыер савучы булып эшли башлаганына 26 ел булган. Шушы еллар дәвамындагы тугрылыклы тырыш хезмәте аны алдынгы сыер савучы дәрәҗәсенә күтәргән. Рушания Сабирҗанова 2024 елда үз группасында барлыгы 6752 центнер сөт савуга ирешкән. Узган ел машина белән сыер саву операторларының 51нче республика конкурсында районыбыз данын яклап, иң югары продуктлылыкка ирешкән савымчы булып та танылды. Күп тапкырлар районның һәм республиканың Авыл хуҗалыгы көннәре тантаналарында катнашып, Мактау кәгазьләренә лаек булды.
Сәрдә авылында 12 балага гомер биргән Нурия һәм Рәшит Гыйлаҗетдиновлар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән Рушания дә, башка туганнары кебек, әти-әниләре салган сукмактан тайпылмый. Гомерләрен терлекчелеккә багышлаган Герой-ана Нурия апа һәм гаилә башлыгы Рәшит абый балаларына кечкенәдән хезмәт сөючәнлек тәрбияләп, бәхетнең яраткан эштә икәнлегенә төшендереп үстерәләр. Роберт, Гөлия, Ришат, Рушания, Алия, Люция, Гөлфия, Лилия, Илмир (вафат), Миләүшә, Алинә, Гөлинә һәрберсе әти-әнинең йөз аклыгы, яшәү куанычы булып, төрле өлкәләрдә хезмәт куялар.
“Әти белән әни кечкенәдән бөтенебезне үзләренә ияртеп фермага эшкә алып баралар иде. Безгә уены да, эше дә шул булгандыр. Өйдә тик утыруны белмәдек. Бөтенебезне утыртып ашатып, аннары тезеп алып чыгып китәләр иде.Йорт эшләре исемләп бүленмәсә дә, һәркем үз эшен белеп башкарды. Әнигә камыр ризыклары пешерергә беребез, көтүгә икенчебез, җыю-юуга өченчебез, мин һәрвакыт хуҗалыктагы авыррак эшләрне башкардым. Уенга да вакыт табылды: суын да коендык, җиләген дә җыйдык, эшен дә эшләдек. Әти тормыш дилбегәсен ныклы кулда тоткангадыр, әни гел: ”Әтиегездән сорагыз”, – дип үстерде. Кич чыгарга да һәрберебез әтидән сорый идек. Тугыз кызлы, өч егетле гаиләдә башкача була да алмыйдыр. Һәрберебез кайтып урнашмыйча, әтинең бервакытта да йоклаганы булмады. Беркайчан да кул күтәрмәде, кычкырмады да, әмма аның гаилә башлыгы икәнлеген исебездән чыгармадык. Әниебездән сабырлыкка, хатын-кыз эшләренә өйрәндек”, – дип сөйли Рушания.
Кечкенәдән малкайлар арасында үскән Рушания дә мәктәпне тәмамлагач, үзеннән кече туганнарын үстерешергә әти-әнисенә ярдәм булыр, дип, 1998 елда Сәрдә фермасына эшкә килә. Бәхетен башка хезмәттән эзләргә туры килми аңа.
“Унтугыз яшемдә сыерлар сава башладым. Башта Сәрдәдә, аннары Шекшегә йөрдем. Ул заманда аппарат белән ике савымчы 25әр сыер сава идек. Кулдан нинди авыр хезмәт бар –барысы да үтте. Кышкы суыкларда бутыйлар киеп фураж тутыра идек. Яп-яшь килеш авыр-авыр капчыкларны башта атка төйибез. Аннары бер бүлмәгә бушатып, малларга бирәбез. Сәнәк белән ашарларына салып йөргән чорларның кыенлыгын онытырлык түгел. Сыерларны бозаулатып, аларны карау да безнең җаваплылыкта иде”, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Рушания инде 14 ел “Игенче” җәмгыятенең үзләренчә Пүкәл комплексы дип аталган фермада сыерлар сава. Бүген сөт саву процессы механикалаштырылып, эшләрен заманча технологияләр күпкә җиңеләйтсә дә, сыер саву барыбер авыр хезмәт булып кала бирә. Чөнки ул зур физик көч, тырышлык, батырлык, сабырлык сорый. Бүген “Делаваль” җиһазлары урнаштырылган торакта бер сменага алты сыер савучы көче белән 800 баш сыер савыла. Рушания үзенең сменасының биригадиры да әле. Бөтен эшчеләрне барлау, хезмәттә туган мәсьәләләрне хәл итү, кайвакыт йоклап калганнарын шалтыратып уяту да аның өстендә. Җәен эш кояш белән бергә, кышын дөм караңгыда –3.30 сәгатьтә башлана. Нәкъ шушы вакытта аның капка төбенә вахта автобусы килеп туктый. Ел әйләнәсе табигатьнең иң матур мизгелләрен беренчеләрдән күреп хозурланучылар да, билгеле, сыер савучылар. Җәйге иртәдә, нәкъ менә алар тәмле йокыларын калдырып эшкә барганда кояшның иң тәүге нурларында коена, кышын төнлә явып узган карларда да беренче эзләрне алар сала. Эш урынына килеп җитүгә, тиз генә кием-салымны алыштырып, савымга керешәләр. Көндезге уникедә эшләрен тәмамлап, өйгә кайталар.
“Бүгенге хезмәт белән элеккене чагыштыра торган түгел. Группада бертуган апам, абыемның хатыны, туганнан туганымның хатыны да, авылдашлар, бөтенебез бергә эшлибез. Коллективымны хөрмәт итеп, яратып эшлим. Кулымнан килгәнчә һәркемгә ярдәм кулы сузарга тырышам. Шартлар җайлы, иренмичә эшләргә генә кирәк. Җитәкчебез Алмаз Зарипов бөтен мөмкинлекне булдырды, аңа бик рәхмәтлебез. Яшь булуына карамастан, эшне дөрес итеп оештырып, хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудыру өчен көчен кызганмый. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә бервакыт кире какканы юк. Җәмгыятебездә төрледән-төрле чаралар оештырыла. Эш белән бәйрәм бергә үрелеп баргач, хезмәтеңне бәяли белгәч, күңел күтәрелә, рух үсә. Хезмәт хакларыбыз артып тора. Махсус киемнәр, хәтта юлда кияргә туннар белән дә тәэмин итәләр”, – ди ул.
Гаиләсендә дә, хезмәтендә дә аның, әлбәттә, төп терәге – ветсанитар булып эшләүче ире Радим. Икесе бер максат белән, бер эздән атлагач, тормышта да, хезмәттә дә күпкә уңайлырак. Тырыш, хезмәт сөючән гаилә икәнлекләре җитеш, төзек йорт-җирләрендә ачык күренә. Егерме алты ел элек гаилә нигезенә салынган татулык, үзара аңлашу Рушаниягә барына да өлгерергә ярдәм итә. Һәркөнне икәүләп чаңгыда шуарга, абзар тутырып мал-туар асрарга да, мәчеттә дин сабаклары өйрәнергә дә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга чәк-чәк пешерергә дә, токмачлар басарга да, авылда әзерләнгән гуманитар ярдәмнәрне Сабадагы штабка илтеп тапшырырга да, үзешчән сәнгатьтә катнашырга да өлгерәләр. Атна ахырында Казанда полиция хезмәткәре булып эшләүче уллары Ранил, медицина көллиятендә укучы кызлары Ландыш кайткач, әти-әнинең бәхете тагын да түгәрәкләнә. Андый вакытларда әлбәттә, Рушаниянең күңеле җыр-моңга күмелә.
“Сөтлебикәләр дә җылы сүзне, җыр-моңны яраталар. Мин аларга телефоннан да җырлар куям, радио да кушам. Үзем, әлбәттә, җырлый-җырлый савам. Туктасам, борылып карап та торалар. Малкайлар да кеше кебек, аларга да җылы караш кирәк”, – ди Рушания Сабирҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев