Мамалай авылында обелиск ачылды
Мамалай авылыннан сугышка 149 кеше киткән. Шуларның 95е яу кырында һәлак булан, 55е туган ягына кайткан
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелгән көннәрдә Мамалай авылында истәлекле вакыйга булды: 1941-1945 еллардагы Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштергән обелиск ачылды. Тантанада Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов һәм башкалар катнашты. Обелиск әти-әнисе Мамалайда яшәүче Рәдиф Гәрәевның матди булышлыгы белән белән эшләнгән. Төзелешне “159нчы ПМК” җәмгыяте алып барган. Мәрмәр ташка сугыш ветераннарының исем-фамилияләре төсе уңмаслык итеп язылган.
“Обелискта минем әти Тимерхуҗа Шиһабетдиновның да исеме бар. 1943 елда фронтка 18 яше тулмаган булган. Әсирлеккә эләккән. Сугыштан соң Германиядә хезмәт итеп, 1946 елда Мамалайга кайткан. Җитмеш яшендә китеп барды. Һәйкәл ачылу зур вакыйга, яшь буынга бик яхшы тәрбия чарасы”,– диде 64 яшьлек Тимерша Шиһапов. Хәзерге вакытта аның 1995 елгы кече улы Илмир махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Узган ел май аенда ялга кайтач, Чаллы кызы белән никахлашкан. “Быел июль аенда туйлары буласы, алла боерса. Шулай планлаштырганнар. Тизрәк сугышлар бетсен иде”,– ди әти кеше.
Мәрмәр ташка обелискны эшләтүче Рәдиф Рәфыйк улының бабасы Корбан Гәрәевның һәм әнисенең бабасы Галимҗан Зәйнетдиновның да исемнәре язылган.
Тантанада катнашучылар иң эле обелискка чәчәкләр салдылар. Клуб эчендә үткәрелгән митингта мамалайлыларны истәлек көн белән Марат Ишниязо, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, район ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов, “Сатыш” бүлекчәсе җитәкчесе Раил Шәймәрданов котлады.
Мамалай авылыннан сугышка 149 кеше киткән. Шуларның 95е яу кырында һәлак булан, 55е туган ягына кайткан.
Тулырак “Саба таңнары” газетасында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев