Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Мәртен авылында яшәүче Рәис Шәрәпов 90 яшен каршылады

Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин һәм хуҗалык җитәкчелеге котлады, туган көн иясенә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановтан котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рәис Шәрәп улы Шәрәпов 1933 елның 11 ноябрендә Мәртен авылында туган. Гаиләдә 7 бала үсәләр. Рәис абый  6 сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эшләргә җәлеп ителә. Үгез, ат  җигеп эшләргә дә туры килә аңа. 1950 елда тракторчылар курсын тәмамлап  трактор, комбайн иярли башлый. 1952 елда Совет армиясе  сафларында элемтәче булып хезмәт итә.Кайткач та тракторчы булып эшләвен дәвам итә. Лаеклы ялга чыкканчы “Октябрь” колхозында хезмәт куя. Хезмәт ветераны. Күп кенә Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

    1961 елда Мәртен авылы кызы Габдуллина Рәхилә апа белән гаилә коралар, бер-бер артлы  3 кызлары туа, хәзер 4 оныклары бар.

 Хәзерге вакытта Рәхилә апа белән тигезлектә кызлары Илсөярнең  хөрмәтендә  Мәртен авылында бәхетле картылк кичерәләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев