Машина йөртүчеләргә мартта көпчәкне алыштырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында сөйләделәр
Россиянең Европа өлешендә яшәүче машина йөртүчеләрне кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска чакырдылар.
Тармак белгечләре әйтүенчә, автомобиль көпчәкләрен уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +8..+10 градус тәшкил иткәндә генә алыштырырга кирәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Аналитиклар искәрткәнчә, температура «плюс» тамгасын күрсәткәндә кышкы тәгәрмәч куелган машинада бераз йөрсәң берни дә булмаячак, ә менә покрышкаларны ашыгып алыштырсаң, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү куркынычы бар.
Синоптиклар әйтүенчә, быел иртә җылытуга да карамастан, мартның икенче декадасы ахырында һәм өченче декадасы башында көннәр суытырга мөмкин. Төнлә температураның нуль градустан түбән төшүе, ә көндез урыны белән кар явуы ихтимал.
«Метео» үзәге синоптигы Александр Ильин фаразлавынча, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә уртача тәүлеклек температура апрель азагыннан да иртәрәк +8..+10 градуска кадәр күтәрелмәячәк.
Элегрәк синоптиклар март аенда Татарстанда уртача температура -3,7 градус, ә Казанда -2,8 градус тәшкил итәр дип фаразлаган иде. Өстәвенә, бу күрсәткечләр климатик нормадан 0,5 градуска югарырак.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/masina-iortucelarga-martta-kopcakne-alystyryrga-kirakme-yukmy-ikanlege-turynda-soiladelar-5901420
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев