Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Машина пыяласы якты булсынга

Бүген 7 мартта Саба районы территориясендә транспорт белән идарә итүгә бәйле административ хокук бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән «Тонировка» рейд чаралары үткәрелде

Бүген 7 мартта Саба районы территориясендә транспорт белән идарә итүгә бәйле административ хокук бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән «Тонировка» рейд чаралары үткәрелде. Техник регламент таләпләренә туры килмәгән тәрәзә, төсле пленка куелган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган. Техник регламент таләбе буенча  җил тәрәзәчекләренең яктылык кертү нормасы 75 проценттан, алдагы ян-яктагыларның һәм ишек пыялаларының 70 проценттан ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела. Автоинспекторлар юлларда шул таләпләрнең үтәлешен ачыкладылар. Шәмәрдәндә бер  йөртүчегә машина пыяласын тонировкалаганы  өчен    закон таләбен бозуны бетерү  буенча предписание бирелде. Әгәр  йөртүче 10  көн  эчендә тонировкасын  салдырмаса, 19.3 статьясы буенча  беркетмә төзеләчәк һәм эш  судта каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев