Матбугат ниләр яза? (Үткәннәргә кайтыйп...)
60 ел элек Сабада... (»Колхоз байрагы» 1965 ел, 27 октябрь)
Темп көчәйсен
Районыбызның күпчелек хуҗалыкларында механизаторлар техниканы ремонтлауга ныклап керештеләр. Киров исемендәге колхоз механизаторларының мөрәҗәгате һәркайда киң яклау тапты. Ремонт эшләре “Беренче Май”, Ленин исемендәге хуҗалыкларда аеруча оешкан төстә бара. Ленин исемендәге колхозда механик Н.Матвеев җитәкчелегендә махсус ремонт бригадасы оештырылды. Бригада үз бурычын намус белән үти. Биредә культиваторларны ремонтлау төгәлләнде инде. Чәчкечләрнең 7се төзекләндерелде, калган бишесенә ремонт башланды. Комбайннарны төзәтү уңышлы бара.
Кызганычка каршы, күп хуҗалыкларда тракторларны һәм башка машиналарны ремонтлау начар бара. Куйбышев исемендәге колхозда (председатель хезмәтләрен үтәүче Исмәгыйлов, техник хезмәт күрсәтү инженеры Х. Нуриев) ремонт эшенең барышы урынлы борчылу тудыра. Биредә техника бер урынга тупланмаган, пычрактан чистартылмаган. Карл Маркс исемендәге, “Победа” колхозларында да шундый ук хәл.
Илебезнең барлык почмакларында КПСС Үзәк Комитетының сентябрь пленумы карарлары белән рухланган совет кешеләре XXIII съезд хөрмәтенә хезмәт вахтасына басалар. Безнең район механизаторлары да техниканы үзвакытында ремонтлауның әһәмиятен бөтен тулылыгы белән аңлап, аны тиз төгәлләү өчен ярышны киң җәелдерерләр дип ышанасы килә.
Х.Мостафин.
Инженер-механик.
Тәҗрибә ич бу
“Үзәк” колхозының 2нче бригадасы бригадиры Нурислам Шиһаповны урынсыз тәнкыйтьлиләр. Имеш, ул 137 гектарның арыш саламын кырда җыйдырмый калдырган. Әйтерсең лә, Шиһапов белми эшли торган кеше. Ул бит саламны кар астында саклау буенча тәҗрибә алып бармакчы. Шул уңышлы чыкса, никадәр расход ким булачак. Ә кайберәүләр Шиһаповка һаман бәйләнәләр дә бәйләнәләр.
М. Рәхмәтуллин.
Баскычмы, еккычмы?
“Чаян абый! Сине Сабаның тау башы ягындагы фатирга күчә икән дигән хәбәрләр йөри. Зинһар, күчә күрмә. Елга аша чыкканда егылып кыскычларыңны сындырырсың. Аның баскычлары (дөресрәге, еккычлары) буйлап төшү аягы сәламәт кешеләр өчен дә бик хәтәр. Авыл Советы председателе иптәш Рәхимова да йөрергә курка бу боз тавыннан. Менә шулай, Чаян абый. Хәер, син күчсәң, әллә ул еккычларны баскыч итеп тә эшләп куярлар. Белмәссең тагы.
Ш. Хәбиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев