Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәүскәүдә дә сынатмадылар

Райондашларыбыз уңышы.

Узган  ялларда Мәскәүнең бертуган Знаменскийлар Олимпия  үзәгендә  ветераннар арасында җиңел атлетика төреннән  Россия  чемпионаты  үткәрелде.  Ярыш үзенә 73 төбәктән 700гә якын спортчыны  җыйды. Татарстан  командасы  31  кешедән торып, шуның дүртесе Саба районы  вәкиле  иде.  Безнең  ветераннар  сынатмадылар. Барысы да  үз  яшь төркемнәрендә призерлар  арасына  керде.  Әмин Ибраһимов (Саба) 10 төрле  (десятиборье) ярышта  катнашып, 2нче,  Фәннур Бәшәров  (Югары Утар) өчле  сикерүдә – 2нче,  10  километрга   йөрүдә  (спортивная  ходьба) – 3нче,  Рамил  Яппаров (Шәмәрдән) 200  метрга   йөгерүдә,  Рәшит Кәримов  (Саба) диск  атуда  3нче призлы  урынга ирештеләр.   Аларга  медаль  һәм Грамоталар тапшырылды. 

Командалар  арасындагы  ярышта татарстанлылар, Мәскәү, Мәскәү һәм Чиләбе өлкәләре ветераннарыннан гына  калышып,  4нче  урынга  лаек булдылар.

Рәшит Кәримов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев