Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мавыктыргыч сәяхәт»

Сәләтле балалар мәктәбе укучылары 6 апрель көнне, математика, информатика һәм физика атналыгы кысаларында, “Роботлар шәһәре”нә һәм КФУ планетариясенә сәяхәт кылдылар.

“Роботлар шәһәре”ндә укучылар гаҗәеп зур тамаша карадылар. Әлеге чараның төп геройлары – роботлар үз осталыкларын күрсәттеләр. Алар биеп, җырлап кына калмыйча, төрле акробатик күнегүләр ясап та укучыларны шаккаттырдылар.

Планетариядә булып укучылар астрономия, космос турында белемнәрен тулыландырдылар. Казан планетариясенең искитмәле урын булуына тагын бер кат инандылар.

Көн дәвамында  Сәләтле балалар мәктәбе укучылары фән һәм техника өлкәсендә бик күп мәгълүмат алдылар. Әлеге сәяхәт укучылар хәтерендә озак сакланыр дип ышанып калабыз.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев