Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Махсус операциядәге райондашларыбызга гуманитар ярдәм барып җиткән

Исегезгә төшерәбез, узган шимбәдә районыбыздан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китте. Азык-төлек һәм башка кирәк-яракларны «Эзмә» авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр әзерләп җибәрде.

Әлеге изге эшне оештыручыларның берсе Рамил Хәбирҗанов йөк төялгән машинаның  тиешле урынга барып җиткәнлеге турында хәбәр итте. "Егетләребез бу ярдәм өчен  бик зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр",- диде ул.

 “Изге ай алдыннан бик зур  игелекле эш башкарылды,  тормыш иптәшем Рөстәм хезмәттә булган 206 кешелек дивизионга зур  ярдәм китте.  Анда 30га якын Саба егете дә бар.  СВО башланганның беренче көненнән бирле андагы ватандашларыбыз тормышына битараф булмыйча, даими ярдәм итеп торучы  хөрмәтле җитәкчеләребезгә, авыл халкына нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә аз булыр. Һәркайсының үз гаиләсе, уз тормышы. Илдә туган вәзгыятьне аңлап ярдәм иткәнегез өчен барлык егетләребез исеменнән сезнең алда баш иям. Ике урамдагы куршеләремә аерып рәхмәт әйтәсем килә. Өлкәннәргә шундый олы йөрәкле ул-кызлар үстергәннәре өчен хөрмәтем чиксез. Инде илләребездә тынычлык  урнашып, хәвеф-хәтәр күрмичә, бәрәкәтле тормышларда яшәргә насыйп итсен Аллаһыбыз. Хәерле юл теләп калган, изге теләктә-нияттә булган райондашларыма алга таба да догадан калдырмауларын сорар идем”- дип хисләре белән уртаклашты  махсус операциядә булган райондашыбыз Рөстәм Мәүлетовның тормыш иптәше Әлфия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев