Махсус хәрби операция каһарманы истәлегенә турнир узды
Турнирга Эзмә авыл җирлеге Советы, “Әхмәтов Р.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм Фәндусның туганнары спонсорлык итте
Олыяз авылында махсус хәрби операция каһарманы Фәндус Рафис улы Хаҗиәхмәтов истәлегенә Эзмә авыл җирлеге балалары һәм ир-атлары арасында өстәл теннисы ярышлары уздырылды. Малайлардан призлы урыннарны Ильяс Мәсгутов (1нче), Әмир Гайнуллин (2нче), Рамазан Әхмәтов (3нче) алды. Кызлардан Иләбәр авылыннан килгән Элина Нәбиева белән Әнисә Мәүлетова матур уен күрсәттеләр. Ир-егетләр арасында Илдус Нәгыймов җиңү яулады. Алмаз Идрисов –2нче, Ильяс Хуҗиәхмәтов 3нче булды.
Турнирга авыл җирлеге Советы, “Әхмәтов Р.Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы һәм Фәндусның туганнары спонсорлык итте.
Фәндүс Хаҗиәхмәтов 1984 елның 10 октябрендә Олыяз авылында туган. Ул махсус хәрби операциягә контракт нигезендә 2023 елда китә. Аңарчы "Әхмәтов" крестьян-фермер хуҗалыгында терлекче булып эшли. 2025 елның 9 сентябрендә Авдеевка шәһәре тирәсендәге бәрелешләрдән алган яралардан һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев