Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабадан махсус хәрби операция зонасына квадроцикл озатылды

Районыбыз махсус хәрби операция башланганнан бирле илебезнең милли мәнфәгатьләрен саклаучы солдатларга гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Махсус  хәрби операциягә квадроцикл озатылды

Районыбыз махсус хәрби операция башланганнан бирле илебезнең милли мәнфәгатьләрен саклаучы солдатларга  гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Бу юлы егетләргә тагын бер зур булышлык – район башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән квадроцикл озатылды. “Егетләргә  мондый  техника бик кирәк. Фаркопы да, лебедкасы да бар. Хәзер операция  зонасында  юллар җиңел генә  йөреп булмаслыкка  әйләнә. Квадроцикллар каршылыкларны  җиңел үтә. Ярдәм Луганск юнәлеше буенча  китә.  Ул  «Рахим» позывнойлы райондашыбызга тапшырылачак. Квадроциклны аңа  сервис  хезмәте күрсәткән егетләр Казаннан  килгән йөк машинасына менгерделәр. “Квадроцикл  арендага  алынган территориядә икенче  автомобильгә  күчереләчәк. Һәм 13 февральдә төнлә юлга  кузгалабыз”,–  диде “Зилант” гуманитар һәм социаль әһәмиятле проектларга ярдәм фонды директоры Энҗе Хәйруллина.

 Озатучылар квадроциклның  махсус хәрби операциядә катнашучыларга озак хезмәт итүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев