Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Данис Галиуллинны соңгы юлга озаттылар
Аның җәсәден бүген Пүкәл авылы зиратына алып кайтып җирләделәр.
1983 елгы Данис Рәис улы махсус хәрби операция зонасына мобилизация барышынада китә. 2023 елның 20 декабрендә Украина җирендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Өйләнмәгән, әтисе 2017 елда вафат булган, әнисе Гөлсәрия Мирас кызы Пүкәл авылында яши.
Туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров килде.
Ватаны өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев