“Мичән” – “Икенче икмәк”ле хуҗалык
Игенче – механизаторлар иң соңыннан чират җитә торган бәрәңге утыртуны да төгәлләп килә. Әле шәхси хуҗалык бакчаларында да кулына көрәк тоткан кешеләр күренгәли. “Бәрәңге 90 көндә өлгерә ул. Соң түгел әле, җир салкын булса, үсмичә генә утыра”, – диючеләр бар.
Безнең районда хәзер бәрәңге үстерү белән “Саба” җәмгыятенең Мичән бүлекчәсендә генә шөгыльләнәләр. Аларда да зур булмаган мәйданнарда. Шулай да азмы-күпме – бу эшне башкаруга зур хезмәт таләп ителә. “Мичән” бүлекчәсендә бәрәңге соңгы елларда 20 гектарда игелә. Быел “Икенче икмәк”нең “Ред леди”, “Королева Анна” сортларыннан баш тартып, фәкать “Гала”ны гына утырталар. Ул бездәге табигать шартларына яраклашкан. Уңышын өлгертү өчен 70-80 көн дә җитә. Базарга куйсаң, тышкы кыяфәте белән кулланучыларның игътибарын тиз җәлеп итә. Әмма туфракның дымлылыгына таләпчән. Шуңа күрә бүлекчәдә 12 гектарлы кырдагысын сугарып үстерәчәкләр.
Быел симәнәне туфракка күмдерүче “Гримме” агрегатын 20 елдан артык механизатор стажлы Раушан Халиковка ышанып тапшырганнар. Техниканың көен, җаен, тәртибен белеп эшләтә.
“Технологиясендә әллә ни аерма юк инде. Агрегат гектарына 36 центнер бәрәңге орлыгы кертүгә көйләнгән. Шушы норма саклана. Көнгә уртача 8-9 гектарда эшләп була”, – ди ул.
“Гримме”га Тәлгать Байназаров белән Айдар Нургалиев хезмәт күрсәтә.
“Татарчасы ничектер, бу басуны пойма дип әйтергә була. Мәйдан көздән тирәнәйтелде һәм гектарына 5 центнердан аммиак суы кертеп калдырылды. Туфрак пешкәч тракторчы Фаяз Заһидуллин тырмалады. Айдар Галимуллин КПС-3,8, аннары “Саба” җәмгыятеннән Илназ Сабиров “Смарагд” агрегаты белән культивацияләде. Утырту алдыннан Фаяз Заһидуллин фреза белән яңадан эшкәртте. Гомумән, туфрак иләнеп бетте, бер кәсәнкәсе калмады. Хәзер Раушан Халиков “Гримме”да берьюлы өч агротехник чараны башкара: гектарына 2 центнер исәбеннән катлаулы ашлама (азофоска) һәм чирләргә, корткычларга каршы препаратлар кертә, әлбәттә, инде бәрәңге утырта. Симәнәне подвалдан механизатор Альберт Хәйруллин төяп тора, Айнур Фазылов, Ранур Мөбарәков, Радил Зарипов кырга алып чыга. Әнәс Бәйрәмовка агрегатны ашлама белән тәэмин итү йөкләнгән”, – дип аңлатты хуҗалык җитәкчесе Рамил Шәймәрданов.
Ә “пойма”ның ни икәнен Алисадан сорадык. Язгы ташулар вакытында су җәелә торган болын икән. Димәк, бәрәңге өчен уңайлы плантация. Шуның өстенә үсентеләр күренүгә, Нариман Корбанов, Айзат Гыйльметдинов “Фрегат” агрегатында сугаруны да башлаячаклар.
Күренгәнчә, гектары зур булмаса да, “икенче икмәк” фронтына дистәгә якын техника һәм механизаторлар җәлеп ителгән. Тырышлыклары бушка китмәс.
“Һәр гектардан 300 центнердан артык уңыш алырга ният итеп торабыз. Шуннан да төгәлрәк итеп әйтеп булмый. Һава шартлары ничек килә бит”, – диде җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев