Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мифтаховлардан -Галимовларга, Галимовлардан- Хафизовларга

Яшьләр көненең иң тантаналы һәм тарихи өлеше 25 июнь көнне Мамадыштан кабул итеп алынган Бөтенрәсәй буйлап йөрүче “Россия йөрәге” гаилә учагын ар­чалыларга тапшыру мизгеле булды.

Яшьләр көненә багышланган  бәйрәм чарасында катнашучыларны муниципаль район башлыгы­ Рәис Миңнеханов сәламләде. 

“Ки­­ләчәгебез яшь буын кулында. Дәү­­лә­тебез дә яшьләргә елдан-ел  уңайлы шартлар булдыруны күз уңында тота. Моның өчен республика, илебез җитәкчеләренә бик зур рәхмәт!  Быел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде.  Аннан да кадерле  әйбер юк. Ныклы гаиләләр күп булып, балалар туып торса, илебезнең киләчәге якты булачак.  Яшь буын, безнең  тормышыбыз сезгә бәйләнгән. Агымдагы ел республикада Фән һәм технологияләр елы буларак билгеле. Күргәнебезчә, елдан-ел тормышыбызга цифрлаштыру, ясал­ма интеллект кебек төшенчәләр ныг­рак үтеп керә. Районы­быз­да да аларны дөрес итеп кулланып, өлкәннәргә дә  өйрәтеп, зур уңышларга ирешербез дип ышанам”, – диде Рәис Нургали улы.

Яшьләр көненең иң  тантаналы һәм тарихи  өлеше 25 июнь көнне  Мамадыштан кабул итеп алынган  Бөтенрәсәй буйлап йөрүче “Россия йөрәге” гаилә учагын ар­чалыларга тапшыру мизгеле булды.  Районыбызның иң күркәм яшь пары  Айгөл, Данияр Мифтаховлар  һәм Кызыл Мишә авылында ярты гасыр иңне-иңгә куеп яшәүче Сания, Рәсим Галимовлар  символик учакны Арча районының мөхтәрәм гаиләсе   Рәмзия, Ринат Хафизовлар­га­ тапшырдылар. Әле май аенда гына пар­лы гаилә сукмагыннан атлаган Мифтаховлар өчен  ярты гасыр иңне-иңгә куеп яшәгән мөхтәрәм парлар мисалы матур өлге. Сания һәм Рәсим Галимовлар  районыбызның иң абруйлы гаиләләренең берсе, бүген дә актив тормыш алып баралар.Сания Сафа кызы  41 ел гомерен мәгарифкә багышлаган хөрмәтле мөгаллимә, бүген дә мәчеттә  балаларга һәм өлкәннәргә  гарәп теле һәм  дин нигезләреннән белем бирә.  Рәсим Сафи улы озак еллар төзелеш өлкәсендә  хезмәт куя, бүген дә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь төзелеш бүлегендә баш белгеч булып эшләвен дәвам итә. Өч бала үстереп, аларга да үзләре үрнәгендә  күркәм тәрбия бирәләр. Инде биш оныкларына  тәрбиянең асыл үрнәкләрен күчерәләр. 

“1974 елның февраль аенда гаилә корып, 50 ел матур гына яшибез. Бу тантанага килүебезгә бик шатбыз. Яшьләр олылар үрнәгендә гомер итеп, бер-берсен аңлап, юл куеп, сабыр итеп яшәсеннәр иде. Сабырлык 50  ел, аннан да озаграк  матур яшәргә иншаллаһ, мөмкинлек  тудырыр. Бездән яшьләргә хәер-фатиха шул”, –диләр Галимовлар. 

Бәйрәмдә  яшьләр көне белән ТР яшьләр эшләре министры урынбасары   Денис Лулаков тәбрикләде.  Шулай ук мәртәбәле кунак – көч экстримы федерациясе рәисе, травматолог-ортопед  Руслан Пустовой катнашуы яңа рух өстәде. Ул 120 тонналы  тимер юл составын  36,38 секундта  бер нинди җайланмаларсыз  8 метрга тарта  алып,  дөнья рекорды күрсәткән кеше. Бәйрәмдә  Руслан  Владимирович   армспорт һәм штанга күтәрү ярышларына хөкемдарлык итте. Уеннар берсен-берсе алыштырып кына торды. Яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш кертүчеләр Министрлыкның, район башлыгының,  яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатлары  белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев