Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Милек сагында

Ведомстводан тыш сак системасында эшләүчеләрнең 29 ок­тябрьдә билгеләп үтелүче һө­нәри бәйрәмнәре быел бу хез­мәткә 70 ел тулуы белән ис­тәлекле.

Билгеле булганча,  1952 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы  каршында ведомстводан тыш  сак хезмәте оештырыла. Милеккә каршы  кылына тор­ган җинаятьләрне  кисәтү, объектларны саклау системасы барлыкка  килә. Сак хезмәте үз  эшчәнлеген, башка структуралардан  аермалы буларак, юридик һәм  физик  затлар белән  ки­лешүләр  төзү нигезендә үз-үзен финанслау шартларында  алып бара.

Районнарга килгәндә, аларда сак бүлекчәләре шушы хезмәткә ихтыяҗны исәпкә алып оештырыла. Кайдадыр иртәрәк,  кайдадыр соңрак барлыкка  килә. Безнең районда сак бүлекчәсе 1964 елда эшен башлый. Хез­мәткә район  кулланучылар җәм­гыяте кибетләре тапшырыла. Чөнки районда сәүдә нокталарына законсыз үтеп керү киң таралган урлашулардан санала. Беренче оештыручысы милиция өлкән лейтенанты Рәшит Гатиятов була. Аны Нурулла Фәйзуллин алыштыра һәм бүлекчәнең эшчәнлек даирәсен киңәйтүгә зур өлеш кертә.

Озак еллар сак хезмәтенә җитәкчелек итүчеләрне барла­ганда Шәех Хисмәтов, Айрат Вәлиев, Зөфәр Әхмәтҗанов, Сабур Мәүлетов, Илнур Әхмәтшин, Илдар Гатауллин һәм  Илдар Мөхәммәтшинны  да искә  алу  урынлы булыр.  Хезмәтнең фор­малашуы һәм үсеше  чо­рын­да  бүлек тарафыннан сак­лауга  алынган  объектлар  са­ны  арта бара.  1980 ел­да “Аг­ропромбанк”ның  Саба  бү­лек­чәсендә милиция посты оеш­тырыла. Зур акча белән эш иткән учреждениенең тагын да ышанычлырак  сакланышына ирешелә. 1987 елда үзәкләштерелгән күзәтү пунктына тоташтырылган объект­ларның  күбәюе сәбәпле, Шәмәр­дәндә мөстәкыйль сак бүлекчәсе (ОВО-2) эшли башлый. Әлеге үзгәрешләргә ул заманның үз таләпләре итеп  карарга  кирәк.  2000 елда Шәмәрдәндә бүлекчә бетерелеп, үзәкләштерелгән пульт кына  кала.

Шулай итеп, районда  сак  хез­мәтенең зарурилыгы 58  еллык эш  күрсәткечләре белән расланган. Шушы чорда  объектларны сак астына алуны сорап йөзләрчә юридик зат мөрәҗәгать итә. Соңрак хезмәтебездән физик затлар да  файдалана. Хәзерге  вакытта саклана торган объектлар  саны 249га  җитте. Быел гына  5 юридик зат безнең белән милек саклауга килкешү төзеде. Моннан тыш 30 шәхси  йорт-фатир да  сак  системасына тоташкан.

Сак хезмәтендә үз вазифала­рын яхшы белгән кешеләр эш­ли. Аттестацияле  состав Рос­гвардия  формасын кигән 16 хез­­мәткәрне берләштерә. Алар төп бурычларын үтәү белән бер­рәттән, җәмәгать тәртибен һәр­төрле бозу очракларына да битараф калмыйлар. Озак еллар эшләүчеләрдән өлкән полицейскийлар Илнар Шәйдуллин белән Айзат Шәймәрданов баш­каларга  һәрьяктан  үрнәк. Чын мәгънәсендә  ветераныбыз үзәк­ләш­терелгән  сак пульты начальнигы  Дамир Сафиуллин вазифасын  чирек  гасырдан бирле намус белән башкара. Гражданский  персоналдан  юристыбыз Гөлүсә Димөхәммәтова да клиентлар белән  эшләүдә зур тәҗрибә туплаган белгеч.  Бухгалтерия хезмәткәрләре килешүләр буенча исәп-хисап  операцияләрен вакытында башкара,  финанс төгәллеге тәэмин итә. Гомумән,  коллективыбыз бердәм, дус тату. Яшьләр дә  килеп тора. Быел, мәсәлән, отделение  командиры  вазифасына  Лесхоз егете Альфир Рәхмәтуллинны  алдык. Шөкер, сөенеп тәбрикләр хезмәткәрләребез, хөрмәткә ла­­­ек ветераннарыбыз бар. Ве­домст­­водан тыш сак тармагы вә­­килләренең барысына да  эш­лә­рендә уңышлар, сәламәтлек, гаи­лә бәхете, иминлек телим.

Айдар Галиев,

ведомстводан тыш  сак бүлге  начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев