Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Милек ышанычлы сак астында

Россия Президентының 2016 елның 27 мартындагы фәрманы нигезендә Ведомстводан тыш сак хезмәте бүлекчәләре Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмә­те структурасына кертелгәненә 10 ел тулды.

Россия Президентының 2016 елның 27 мартындагы фәрманы нигезендә Ведомстводан тыш сак хезмәте бүлекчәләре Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмә­те структурасына кертелгәненә 10 ел тулды.

Шуннан соң узган вакыт үзгәртеп  коруларның нәтиҗәлелеген күрсәтте. Росгвардия составына кергәч, сак хезмәтенә өстәмә функцияләр йөкләнде. Алар вазифасына тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыкка каршы яклау кебек мөһим бурычлар да  өстәлде. Юридик һәм физик затлар белән килешүләр төзү нигезендә алып баручы эш югарылыгында кала. “Хәзер саклана торган объектлар саны 243кә җитте. Моннан тыш 39 шәхси милек, йорт-фатир да үзәк пульт системасына тоташкан. Район территориясендә 172 потенциаль террорчылык объекты һәм кешеләр күпләп була торган урыннар бар. Шуның 71е – мәгариф учреждениеләре. Барлык объектларның актуаль куркынычсызлык паспортлары бар. 2022 елдан транспорт чараларын сак астына алу буенча да мөмкинлекләр барлыкка килде”, – дип сөйли бүлек начальнигы Айдар Галиев.

Коллектив аттестацияле состав – Росгвардия формасын кигән 16 хезмәткәрне берләштерә. Алар төп бурычларын үтәү белән беррәттән, җәмәгать тәртибен һәр төрле хокук бозу очракларына да битараф калмыйлар. Коллектив яшь кадрлар белән тулылана. Республиканың ведомстводан тыш сак бүлекләрендә яңа вакансияләр ачылды. Армиядә хезмәт иткән һәм сәламәтлекләре буенча яраклы, хөкем ителүләре яки башка тискәре мәгълүматлары булмаган, физик яктан нык һәм стресска чыдам гражданнар кабул ителә. Шулай ук Росгвардия югары уку йортларында – Санкт-Петербург академиясендә, Новосибирск, Пермь яки Саратов милли гвардия гаскәрләре институтында бушлай югары белем алу мөмкинлеге дә бар. Аларда профессионал юристлар, белгечләр әзерләнә.

Тулырак «Саба таннары» газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев