Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Милләтебезне Рөстәм кебек асыл егетләр күтәрә”

29 октябрьдә Шәмәрдән мәдәният йортында талантлы райондашыбыз Рөстәм Зариповның “Бүре” дип аталган җырлар китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Холык-фигыле белән мил­ләтпәрвәр, халкыбызның киләчәге, мәдәнияте-әдәбияты өчен борчылып яшәүче кыю фикерле, киңкырлы сәләт иясе Рөстәм Зәет улы Зариповны районыбызда гына түгел,  республикада да белмәүчеләр сирәктер. Үзен күреп  белмәсәләр дә,  татар  һәм рус матбугатында  басылган  үткен язмалары, матур җырлары   аша таныйлар  аны.  Чираттагы китабын тәкъдир итү    кичәсенә җыйналган  республиканың күренекле иҗат әһелләре, дуслары, каләмдәшләре белән бергә, үзен бер тапкыр күргәннәре булмаса да, каләме аша хөрмәт итеп,  котларга килүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, танылган каллиграф, Тукай премиясе лауреаты Нәҗип  Нәккаш  Рөстәм Зәет улын бары республика матбугатында басылган язмалары аша гына белгән булган,  үзен күреп танышу мөмкинлеге булган чарага бик теләп килгән. 

Язучылар берлеге әгъзасы, сигез  китап авторы, публицист, шигырьләр, хикәяләр,  70кә якын  җыры  булган Рөстәм Зарипов  сәнгать дөньясына  1978 елда  “Тамчы  гөл”  җыры белән килеп керә.  Татар эстрадасы  легендасы Әлфия Афзалова башкаруындагы әлеге  җыр бүген дә популярлыгын югалтмый. Салават Фәтхетдинов репертуарында Рөстәм Зариповның унлап җыры бар. Кичә башында Явлаштау авылыннан Ринат Шамилов башкаруында яңгыраган “Бүре” җыры белән  2004 елда “Татар җыры” бәйгесендә  Салават Фәтхетдинов Гран-при яулаган иде. Кичәдә талантлы якташыбызның җырларын тамашачылар  “Салават” җыр театры алып баручысы Ядкәр Хәбибуллин башкаруында ишетеп хозурланды. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары  Газинур Морат һәм Зиннур Мансуров, якташыбыз Илмира Гыймаева сәхнәгә күтәрелеп, шигьри тәлгәшләр бүләк иттеләр, илһамлы тормыш теләделәр.

“Кайчандыр без яшьрәк чакта Рөстәм абыебызны үзара “Тамчы гөл” дип кенә йөри идек. Бүген  аңа Рөстәм хәзрәт дип дәшәбез.  Аның кулыннан килмәгән эш юк. Ул – киңкырлы иҗат әһеле”, – дип Газинур Морат татар әдәбиятын үстерүдә һәм халыкка танытуда куйган хезмәтләре өчен  Язучылар берлегенең  Рәхмәт хатын тапшырды.

“Язучы булу иң беренче, әлбәттә, Аллаһтан бирелгән сәләт.  Чын язучы булыр өчен аһәңсаз да,   рәссам дә булырга кирәк. Рөстәм Зариповта боларның барысы да бар. Әгәр син көй белмисең, дөньяны рәссам күзлегеннән күрә алмыйсың  икән, шигырь туа алмый. Язучы ул  фикер иясе дә  булырга тиеш. Әлбәттә, Рөстәм  дөньяга үзенчә карый, милләтебез язмышына бәйле көнүзәк мәсьәләләрне  үз акылыннан үткәрә. Һәр милләтне шәхесләре данлый, шәхесләр олылый. Милләтебезне Рөстәм кебек асыл егетләр күтәрә”, – дип бәяләде үз чыгышында Зиннур  Мансуров.

  Әдәбиятның төрле җанрларында  –  шигърият, проза, публицистик әсәрләр иҗат итсә дә, Рөстәм Зарипов  үзен дөньяга таныткан җыр сәнгатенә гомер буе тугры калган шәхес. Кичә барышында да “Бүре” китабына кертелгән матур җырлар тамашачыны рухландырып, талантлы якташыбызның иҗатының никадәр тирән, үзенчәлекле булуын раслап торды.

Кичәне оештыручы һәм алып баручы – район мәдәният йорты хезмәткәре Хәниф Тимербаев, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова талантлы якташыбызның иҗат һәм  тормыш юлындагы кызыклы мизгелләре белән таныштырдылар.  Гомер буе  әдәбият-сәнгатьтән ерак – Казан төзүчеләр институтын тәмамлап,  үз белгечлеге  буенча  хезмәт куйса да,  күңелендәге илһам ялкыны  еллар узган саен көчәя генә бара. 1952 елда Түлешкә авылында туып, Юлбатта канат ныгыткан егет 1990 елдан бирле Шәмәрдәндә яши. Егерме ике ел магистраль газүткәргечләрнең линия-производство идарәсе җитәкчесе урынбасары булып  эшләү дәверендә дә  кулыннан каләмен төшерми. Тормыш иптәше Асия ханым белән өч бала тәрбияләп үстереп, бүген җиде  оныклары бәхетенә куанып яшәгән мәлләре.

Сәхнә  Рөстәм әфәндене тәб­рикләүчеләрдән өзелмәде: Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев  талантлы авылдашы белән горурлану сүзләрен җиткерде. Татарстан Республикасының баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев бу чараның мөхтәрәм кунагы булып,  әлеге кичәнең үзара аралашу өчен яхшы форсат булуын билгеләп үтте, тормыштан алынган гыйбрәтле мәзәкләре белән уртаклашты.

”Кайчандыр Рөстәм хәзрәтнең кыю мәкаләләрен укып аның белән танышу теләге туган иде, Аллаһ насыйп итеп, инде озак еллар аралашабыз. Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләреңне бирсен”, – дип  Шәмәрдәннең  “Ихлас” мәчетендә  имам-хатыйп вазифаларын  да баш­каручы   Рөстәм Зариповка   затлы чапан  бүләк итте.  

Сыйныфташы – Татарстанның ат­казанган артисты Нәҗип Бәдретдинов; авылдашы – курайчы, композитор, педагог, Рафинад Сәлахов; шәмәрдәнле,  Та­тарстанның халык рәссамы Мөдәррис  Минһаҗев;  Татарстанның халык артисты  Миңгол Галиев; “Чаян” журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин;  районыбызның үзешчән җырчысы  Әбүзәр Сөнгатов, “Саба чишмәләре” ансамбле җырчылары, сәнгать  мәктәбе  укучылары үз­ләренең иҗат җәүһәрләрен  тәкъ­дим иттеләр. Рөстәм әфәнде үзе башкаруындагы   ялкынлы студент елларына багышланган җыр  һәркемне яшьлегенә кайтарды.  Рөстәм Зариповка  әле озак еллар иҗат бишегендә тибрәлергә,  күңелендә яшәгән моңны сүзләргә һәм көйгә салып  халкыбызга­  рухи көч өстәргә насыйп булса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев