Миңгәр авылында яшәүче Сөембикә Зиннуровага 95 яшь тулды
Юбилярны Саба муниципаль районы җитәкчелеге исеменнән Саба районы буенча “Балкыш” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Аайдар Хаҗиев һәм “Болгар” ҖЧҖ вәкиле И.Әскаров котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Зиннурова Сөембикә Мөхәмәди кызы 1930нчы елның 14 гыйнварында җиденче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Кызыл-Мишәдә кибеттә эшләгән, әнисе фермада яшь бозаулар караган. Көек авылында, Юлбашчы колхозында шулай тыныч кына яшәп ятканда, яңгырлы көз, суык, аяк асты боз, тайгак көнне әтисе кич Кызыл-Мишәдән кибеттән кайтканда тайгак басмадан таеп суга тошкән, чак чыгып өенә кайтып егылган. Шуннан тора алмаган. 2 елдан соң әтисе вафат була.
«1935-1936 елда иген булмады, яңгыр яумады, 1 кеше эшли, ашарга ипи юк. Әти яз улде, мин көз укырга кердем. Юктан башка барда юк. Сугыш башланды. Ир-атлар сугышка китте, ятимнәр күп. Мин өченче класста, обедка кадәр укыйм, обедтан соң эшкә йөгерәм, өйдә он юк иде, су белән кычыткан ашы пешерәбез. Энеләремә, атлык, кәҗә сакалы, кузгалак җыеп алып кайтам. Тары, ясмык, борчак йолыктык аннары. Әниләр урганда киселеп тошкән башларны җыеп учмага куябыз. Икенче елны узебез уракка чыктык, өйрәндек. Мин дүрт сыйныф кына укыдым.Тимершыкка йөреп укыйсы иде, 1 атна бардым да әни «әнә ашлык суктырырга бар, ипи , аш ашарсың, чабата туздырып йөрмә» дигәч тагын эшкә киттем. Өйгә кайтмый эшләдек, 12 дә ятабыз, 3тә торырга дип кычкыралар. Ашлыкны суга торабыз, яшь малайлар олы капчыкларны Шәмәрдәнгә озаталар, элек машиналар юк. Амбарда кышка ашлык калмый, яз көне су җырып Шәмәрдәннән чәчүгә ашлык ташыйбыз. Әнине окоп казырга җибәрделәр, ирең сугышта түгел дип. Бер агачта, утында юк урактан соң бәләкәй чана белән менәбез, коры-сары кар астыннан, агачтан сындырып бераз көндә алып төшәбез дип искә ала»,-
Сөембикә апа. Мишәбашка урман кисәргә, Иштуганга вагон төяргә, фермага сарык карарга йөргән Сөембикә апа. 1948 елны Сөембикә апаны авыл Советы депутаты итеп сайлыйлар.
Иптәшләре укып бетереп киткәч, Сөембикә апаның да читкә китәсе килә. Кемерово шәһәренә китә, бер ел җир казуда, 1 ел шахтада, өч ел Свердловскийда тимер юлда эшли. Авылны сагынып кире авылына кайта.
Миңгәр егете Мидехәт белән тормыш коралар, 4 бала тәрбияләп үстерәләр, гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыга. Мидехәт абый белән бергә 50ел яшәп калалар. 2006 елда Мидехәт абый вафат була. Хәзерге көндә Сөембикә апаның балалары лаеклы ялда, бөтенеседә Сабада яшиләр, 7оныгы, 13 оныкчыгы бар. Сөембикә апа балаларының, оныкларының ярдәмен тоеп Миңгәр авылында гомер кичерә.
Сугышлар бетеп, еллар тынычлансын, балалар сугыш күрмәсен иде.Түрәләребезгә саулык, сабырлык бирсә иде Аллаһы Тәгалә дигән теләктә Сөембикә апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев