Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мини-футбол җиңүчеләре билгел

Район ветераннар (40 яшьтән узганнар) командалары арасында 11 февральдән башланган мини-футбол ярышлары төгәлләнде.

Барысы 8 команда 28 уен үткәрде. Соңгы көндә район хакимияте һәм тимерьюлчылар командалары очрашуы – 8:3, “Сельсовет” (авыл җирлекләре башлыклары) белән эчке эшләр бүлеге  футболчылары  уены 14:1  исәбенә төгәлләнде. Шулай итеп, 21 очко җыйнап, “Хакимият”  командасы җиңү  яулады. Аңарчы хакимият командасына 1 гол аермасы белән генә оттырган  “Сабагаз”  футболчылары 2нче урынны (18 очко)  алды. Өченче  урында – “Сельсовет” командасы. Уеннарның бомбардиры булып барысы 20 гол  керткән Ильяс Шиабетдинов (Сабагаз) танылды.  Авыл җирлекләре  башлыклары  командасыннан Айдар Гәрәев белән Расих Хәсәнов 18әр гол керттеләр.

Рамис Нуруллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев