Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мишә буенда – төн уртасына кадәр

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең 8 авылны берләшергән Сабантуе быел аеруча югары дәрәҗәдә үтте

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең 8  авылны берләшереп үткәргән Сабантуе быел аеруча югары дәрәҗәдә үтте. Бәйрәм авыл имамнарының хәер-фатихасы белән башланып китте. Шекше, Эзмә авыл җирлекләре башлыклары Радик Хәйретдинов, Райнур Әхмәтов мәйдандагы халыкка изге  теләкләрен җиткерделәр.   Сабантуйга кадәр язгы  кыр  эшләре  башкарып, мул  уңышка нигез  салучыларга хезмәтләре  өчен “Игенче” җәмгыяте  җитәкчесе  Алмаз  Зарипов зур рәхмәт белдерде. “Бүгенге  көнгә күрсәткечләребез бик  югары. Алда терлек  азыгы әзерләү, игеннәрне югалтусыз җыйнап  алу  бурычы тора.  Бәйрәмне үткәрүдә үзенең  көчен  керткәннәргә,  “Игенче” җәмгыяте белән тыгыз элемтәдә булган  спонсорларыбызга  да зур рәхмәт. Алар  бүген мәйданда, сезнең арада”,– дип  сөйләде Алмаз Зөфәр  улы.  Җитәкче хуҗалыкның 178 хезмәт  алдынгысына акчалата бүләкләр тапшырды. “Кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Бездә шушы олы бәхеткә ия булып, ирле-хатынлы, әниле-кызлы, әтиле-уллы  хуҗалыкта эшләүчеләр дә  күп”,– диделәр алып баручылар һәм 25 парлы гаиләне дә сәхнәгә  чакырдылар. Ә Гүзәл, Дамир Каюмовлар һәм Илнур Васильев бер  йорттан өчәүләп  үз вазифаларын үтәргә  чыгып  китәләр. Шулай ук хуҗалыкның хоккей  командасы,  чаңгы  ярышларында  катнашучылар, Сабантуйга иганәлек итүчеләр дә  сәхнәгә  чакырылды.

 Уен-ярыш  төрләренә  килгәндә, ниндиләрен генә  уйлап  чыгармаганнар   иде! Шуның берсе – “Ташбака” ярышы, ягъни аркага  сулы табак куеп,  мүкәләп  йөрү. Кем табакны  төшермичә билгеләнгән дистанцияне  әйләнеп  килә – шул  җиңүче була. Башта базмыйча торсалар  да,  соңра хатын-кызлар  да  ярышта теләп  катнашты. Юешләнсәләр-юешләнделәр, әмма мондый  гына  вак-төякләр уенны туктата  алмады. Алып  баручы  Ленур Биктимеров та, алдан белеп,  махсус әзерләнеп  килүчеләр бар,  ахры”,– дип дәртләндереп торды.   Бүләклөре дә шәп  иде.

Моннан тыш су  салынган биш литрлы пластик шешәгә бәйләнгән бауны таякка тизлеккә  урау  өчен чиратка тезелделәр.  Шулай  ук тагын бер  ярыш – 100  килограммлы  комбайн  покрышкасы әйләндерү. Дистанцияне узганчы шинаны 4-5 тапкыр әйләндереп  капларга  кирәк  иде. Бу авыр  “эшне”  иң тиз арада Илнур  Сабирҗанов башкарып  чыкты. Беренче  урынны  алучыга    инструментлар  җыелмасы белән  өстәл бирелде.

 Ә ике командага бүленеп пленка эченнән үрмәләүне дә, мөгаен, Иләбәр Сабантуенда гына оештыралардыр. Бу уенда хатын-кызлар гына  катнаша һәм пленкадан беренче  чыгып  беткән  команда  җиңүче була. Ярышны  откан  мәйдан хуҗалары  командасын электр җилләткечләре белән  бүләклөделәр. Ә абсолют көрәш батыры сәгать телләре төнге  сәгать 12не  узып  киткәч кенә  ачыкланды.  Ул – Иләбәр егете  Фәнзил Нуриев.

 Бәйрәмне Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар,  Айгөл Бариева, Вадим Захаров җырлары бизәде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев