Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мишәбаш авылында Корбан гаете көнне балалар өчен Сабантуй оештырылды

Ел саен гает бәйрәмен күңелле бәйрәм оештырып билгеләп үтәләр.

"Быел да берничә кеше үзара сөйләштек тә, акча җыешып, балаларны бәйрәм ясап сөендерергә уйладык. Дини бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне белеп-күреп үсеннәр дигән ният белән, әлбәттә. Бу фикерне авыл халкы да хуплап алды, бирнәләр җыеп тапшырдылар. Биргән сәдака акчаларына мул итеп бүләкләр алдык. Мәйдан шау-гөр килеп торды, үзебезнең авыл балалары өчен генә түгел, кунакка кайткан балалар өчен дә күңелле тамаша булды бу. Быел көрәш бәйгесе дә оештырдык. Тәкәне Әхәтов Ильяс дигән егетебез бирде. Дөресен генә әйткәндә, бу көнне бөтен авыл бәйрәм итте. Учакта пылау пеште, поп-корн, коктейль, коймак, чәй белән бушка сыйландылар. Бәйрәмне оештыруга өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт. Киләсе гаетне дә барыбыз бергә сау-сәламәт булып, иминлектә каршыларга язсын. Кылган гамәлләребез Аллаһы ризалыгы өчен булсын" дип уртаклашты  Мишәбаш авылы мәчете имам-хатыйбы  Алмаз хәзрәт Гафиятов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев