Тырыш, бердәм халкы белән матур Мишәбаш
Табигатьнең урманлы-болынлы, елгалы-күлле матур җиренә урнашкан Мишәбаш авылына килеп кергәндә үк, үзеңне нин-дидер үзгә дөньяга аяк баскандай хис итәсең.
Табигатьнең урманлы-болынлы, елгалы-күлле матур җиренә урнашкан Мишәбаш авылына килеп кергәндә үк, үзеңне нин-дидер үзгә дөньяга аяк баскандай хис итәсең. Авыл ерактан күзгә ташлан-мый, XVIII йөз рус әдәбияты белән яхшы таныш кешегә ул алпавыт имениесен дә
хәтерләтеп куя. Дөрестән дә, төзек, яңа йорт -лары авылда тырыш кешеләр яшәвен дәлилли. Мишәбашның һөнәрле-шөгыльле, уңган-булган кешеләре ту-рында газетада да язмалар бирелде. Аларны кабатламыйча гына, авыл сәхифәсенә яңа бизәкләр өстик әле
Үзләре ярты авыл
Мишәбашта туган ягы белән горурланып гомер итүче Ринат Заһидуллин да – авылда ихтирамлы кешеләрнең берсе. Алар бер гаиләдә 7 бала, хезмәт сөеп, эшләп үсәләр. Бригадир Кәшиф абый әтиләре Лотфуллага, кая, малайларыңны биреп тор әле, көтүче юк, дип еш керә торган була. Ә 6 ел хәрби хезмәттә булган, Ватан сугышында катнашкан, батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнгән Лотфулла абый улларын, яшь дип тормый, эшкә җигә. Кече Заһидуллиннар бозау да, дуңгыз да көтәләр, 70 килолы борчак капчыклары да күтәрәләр. Хезмәт аларны чыныктырган. Җиде бала барысы да исән-саулар. Тормышта үз юлларын тап-каннар.
“Туганнарым төрлесе-төрле якка таралышып беттеләр. 1975 елда Германиядә хезмәт итеп кайткач, колхоздан китәргә дә уйлаган идем. Мин әти-әни йортында калырга тиешле бала булдым. Армиядә шофер идем, “Урал” автомобиле йөрттем. Колхозда ягулык ташу машинасында, 13 ел автобуста эшләдем, аннары “ЗИЛ”га утырдым. “Беларус” та йөрттем, комбайнда иген дә урдым. Мин эшләмәгән техника калмады да бугай. Ферма мөдире вазифасын да ышанып тапшырды -лар, анда да сынатмадым. Хезмәт стажым 53 елга тулды. Ял көнен дә белмәдек, отпуска да алмадым”,– дип сөйли Ринат Заһидуллин.
Алар, авылдашы Флера апа белән гаилә корып, 3 бала үстерәләр, 7 оныклары бар. Заһидуллиннар авылларының яшәрүенә, сабыйлар күп булуына куанып яшиләр. “Бакчабыз -га 24 бала йөри. Хуҗалык үзәге Явлаштаудагыга караганда 2 тапкыр күбрәк. Авыл Советы узган ел урамга таш салдырды. Мәдәният эше гөрләп бара, директоры булган егет. Без авылда иң ишле нәсел, үзебез ярты авыл. Туганлашкан кешеләр белән 84 җаңга җыелабыз. Әле тагын бергә ишәергә торабыз”,–дип кичерешләрен уртаклаша Ринат абый. “Кырык ел бергә яшәгәнне әйттеңме?”– дип сүзгә кушыла җәмәгате. “Тагын 10 елдан алтын парлар булачаксыз икән”,– дим. “Бриллиантына да тырышасы әле”,–ди ветеран. Менә шундый оптимист кеше ул.
Үнәргә өйрән, балам
“Шәҗәрә” сүзен безгә әби-бабайлардан еш ишетергә туры килде. Аның җиде буынны бәйләп, туганлык җепләрен төйнәп тотучы нәсел агачы икәнен яшь буын белеп тә бетермидер. Шәҗәрәләр төзү – дәвамлы һәм җаваплы эш. Борынгылар да: “Җиде буын бабаңны белү фарыз,” – дигән. Мишәбашта шундыйларның берсе Миннәхмәт Саматов белән очраштык. Зур ватманга кулдан ясалган нәсел агачы диварга эленгән иде. Ул инде шактый нык тармакланган. “Минем 1875 елда туган 1914 елгы сугышта катнашкан Нурулла бабам 7 буынны белә иде. Агачның аскы тамырында хәзергә Урәзмәт тора. Аның улы Бәкер 1757 елда туган. Нәселне 1785 елгы Хәсән дәвам иткән.
Буыннар чылбыры 1813 елгы Таҗетдинга барып тоташа. Ә аның улы Сираҗетдин бабам Нурулланың әтисе була инде. Боларның төгәл даталарын туганннан туган апамның улы Илдус Талипов Казан архивыннан өйрәнгән. Тагын нәрсәләр әйтә аламмы? Бабамның сөйләве буенча, Таҗетдиннең 1841
елгы улы Гыйлаҗетдингә патша хезмәтенә алыну (рекрут) җирәбәсе чыккан. Шуннан соң ул Оренбург ягына качкан да, бер байга хезмәтче булып ялланган. Бай үзенең кызын аңа кияүгә биргән. Хуҗа үлгәч, байлыгы Гыйлаҗетдингә калган. Минем бабай Оренбур якларына барып тегүче һөнәренә дә өйрәнгән әле. Риваятьләр буенча Гыйлаҗетдин Мишәбашта мәчет салдырырга акча да биргән булырга тиеш. Авылда аның
иганәлеге белән мәдрәсә салынуы чынбарлык. Ләкин ике катлы бина янган булырга тиеш. Без Гыйлаҗетдин бабайның улы Сираҗетдинне әти белән 1963 елда Казаннан эзләп таптык. Олпат ир-ат иде. Шаккатмалы хәл: авыл турында күпне белә булып чыкты. Кайтырга да ышандырды, ләкин кайта алмады”,– дип сөйләде Миннәхмәт абый.
Мишәбаш тарихына килгәндә, әтисе аңа авылга 1500 ел -ларда нигез салыну турында сөйләгән. Имеш, җиде бабай бу якларга килеп, Мишә елгасы буена йортлар сала башлаган -нар. "Мишә" сүзе төрки телдә урман, агач дигән мәгънәгә ия. "Мишә" һәм "баш" дигән ике сүзне кушудан авыл исеме килеп чыкан. Халык һөнәрчелек белән көн күргән. Итек басканнар,
иген иккәннәр, терлек асраганнар. Сәүдәгәрлек итүчеләр дә булган.
Миннәхмәт абый Казанда 45 ел төзелештә һәм энергетик булып эшләгәннән соң, туган авылына кайтып йорт сала. Тормыш иптәше вафат булгач, 22 ел инде үзе генә яши. “Җәй көне балыкка йөрим. Суга карап күңелне тынычландырып кайтам. Бабам, үнәргә өйрән, балам, дип әйтә торган иде. Шөкер, яраткан һөнәрле булдым, хезмәттә сынатмадым. Әле
нәсел агачын тулыландыруны дәвам итәсе килә. Иске Пенәгәр авылы мәчетенең имамы Зыятдин хәзрәт булышам дигән иде. Янына барып кайтасы бар”, – ди Миннәхмәт абый.
Үзе белгән юлдан
Музыка сөючеләргә Булат Нәҗипов исеме яхшы таныш. Матур җырлары күп, туган авылына багышланганы да бар. 2019 елдан мәдәният йорты директоры булып эшли. Мишәбашлылар турында сәхифә әзерләгәндә дә аларның кап-каларыннан Булат ачып кертте. Аңа инде күбесе үзләренеке
кебек. Туганлашып бетә язганнар. Булат авылның мәдәният тормышын җигелеп тарта башлагач, үзе өчен байтак яңалык ачкан. “Яраткан өлкәм. Әмма сәхнә кешесе булсам да, башта җырдан башка берни дә белми идем. Яңа төр юнәлеш булып тоелды. Хәзер эзгә төштем инде. Бурыч ачык: халкыбызның борынгы гореф-гадәтләрен онытырга ирек бирмәү, сәләтләрне үстерү, яшьләрне дөрес культурага тарту. 2019 елда “Авыл
көне” үткәрдек. Халык бик яратты. Таянырдай кешеләрем, сәхнәгә тартылган апайларым бар. Нинди генә чара булма -сын, бергә уздырабыз. Нәрсәне булдыра алам – шул эшкә тоты -нам. Акчалы эш икән, күпвакыт үз кесәмнән чыга”,– ди Булат. Ул районда беренчеләрдән киноиндустрия белән кызыксына башлый. Үзе баннерлардан 7гә 4ле зур экран тегеп, түшәмгә беркетеп куя да, яшьләр, балалар идәнгә яткан килеш попкорн, тәмле мамык (аппаратларын үзе сатып ала) ашап кино карыйлар. Проекторны күрше клубтан алып тора. Яңа юнәлешне күреп алып, мәдәният бүлеге клубны яхшы проектор белән тәэмин итә. Хәзер киноны урамда күрсәтер өчен экран бина диварына эленгән. Эскәмияләр ясап куелган. “Алдагы планнар, әйткәнемчә, авыл халкын мәдәнияткә тартудан, клубка яратып йөрсен өчен тырышудан гыйбарәт. Клуб каршында машина кую урыннары ясап, территориядә җәйге парк эшләргә исәп бар. Элек яшьләр болынга кич чык-кан, уйнаган, биегән, җырлаган. Менә шул вакытларны кайтару өчен Мишә буенда яктыртылган мәйданчык ясау планы да бар. Җәйне күңелле, яшьләр үзләре оештыруда катнашырлык итеп үткәрергә исәп”, ди – Булат Нәҗипов. Уңышлар телик.
аңа.
Авыл бизәге – яшь гаилә
Мишәбашта авылның киләчәге булган яшь гаиләләр белән дә таныштык. Шуларның берсе – Хәмитовлар. Нәзир Янил көллиятен тәмамлаганнан соң, 5 ел “ПМК Мелио-рация” җәмгыятендә скреперда, экскаваторда эшләгән. 2016 елда Явлаштау бригадасына механизатор булып кайткан. Хәзер”Т-150К” тракторын иярли. Кырлардан кайтып керми. 2017 елда гаилә корган да, быел 2020-2025 елларга исәпләнгән “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча төзелгән йортта яши башлаганнар. Каршыда гына балалар бак -часы, мәдәният йорты, медпункт. Тормыш иптәше Энҗе дә авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре. Кызларына исемне әтиләренә охшатып кушканнар: Нәзиләгә – 4, Нәзирәгә 2 яшь. “Әле йорт кына бар, башкасы да төзелер. Шәхси хуҗалык алып бару өчен барысы да кирәк. Авылда гомерлеккә яшәргә калдык бит. Каядыр китү уе башка да кермәде”,– ди Нәзир. Иртәгә аның туган көне, 30 яшь тула икән. Димәк, әле яшь гаилә өчен барысы да алда. Авылны Нәзир-Энҗе кебекләр яшәтәчәк.
Ир-егетләре спортка гашыйк
Мишәбаш – хоккейчы егетләре белән дә танылган авыл. Биредә әлеге спорт төре белән күптәннән шөгыльләнәләр һәм төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар алалар. Гомумән, районда бер Явлаштау авыл җирлегендә генә бәйгеләрдә аерым катнашучы мөстәкыйль ике команда (Явлаштау һәм Мишәбаш) оештырылган. “Уңышларга ел саен ирешәбез. Бер уеннан да калмаска тырышабыз. Үз тырышлыгыбыз белән тупланган команда булып, ярышларга үз акчабызны тотып, үз машиналарыбызда йөрибез. Беркем ярдәм кулы сузмыйча, ике тапкыр махсус майка тектердек. Спонсорлар табылса, зыян итмәс иде, билгеле. Бәлки газетадан безнең хакта укып, ярдәм итүчеләр табылыр”,– диде хоккей командасын оештыручы Инсаф Шәрәфиев. Мишәбаш егетләре мини футбол уенында да кимен куймый. Быел гражданнар җыенында авылда футбол мәйданчыгы ясап булмасмы дигән сорау тикмәгә генә бирелмәгән. Димәк, кызыксыну бар, шартлар гына кирәк.
Риваятьләргә колак салсак
Һәр авылның үзенә генә хас истәлекле тарихи урыннары була. Мишәбашның иске зиратында бер-берсен кочаклап үскән нарат агачлары күпләрнең игътибарын җәлеп иткән. Аның турында риваять йөри. Имеш, элек заманда бер хатын бәби тапканда үзе дә, яңа туган сабые да үлеп киткән. Җирләгендә икесен бер кабергә салганнар. Аларның каберләре өстенә, ана белән бала мәхәббәтен раслап, нарат үсеп чыккан. Авыл халкы монда килеп, теләк әйтеп, дога кыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев