Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

МӘХӘББӘТНЕҢ ЯШЕ ЮК !

Мәхәббәт – дөньядагы иң изге, иң кайнар хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, үзенчә кичерә. Галимнәр, философлар, язучы-шагыйрьләр мәхәббәтнең нәрсә икәнлегенә гасырлар буе җавап эзлиләр, әмма бу көнгә кадәр аңа төгәл аңлатма бирә алучы кеше юк. Әмма шунысы билгеле: мәхәббәтсез тормыш булмый. Юкка гына җырларда да «Мәхәббәтсез яшәп булмый, картайган көндә дә», дип җырламыйлар бит.

Югары Шытсу авылында  Разыя  һәм  Нурислам  Нәбиуллиннар 66 ел элек гаилә корып,  яшьлектә биргән вәгъдәләренә гомер буе  тугры калып гомер кичерәләр. Тормыш сынауларын  үтәргә  дә аларга бер-берсенә булган мәхәббәт,  ихтирам, ярату  көч бирә.

 Йөрәк картаймый икән

Илле өчнең гыйнварында
Нурислам белән кавыштык.
Ике авылдан булсак та,
Бер-беребезне табыштык.

Мин аңа кияүгә чыгып
Бик тә бәхетле булдым.
Авыр сынаулар килгәндә
Таянычым син булдың.

Һәрвакытта бергә булды,
Берүк булды уебыз.
66 ел бергә яшәп,
Узды гомер юлыбыз.

Эх, Нурислам, картайдык шул,
88 яшь миңа.
Картайсак та, күңелләр яшь,
91 тула сиңа.

Картлык шатлык түгел, диләр,
Шатланам картлыгыма.
Без булмасак әби, бабай
Кем булыр оныкларга?

Бу картлыкка ничек кенә
Берәр хәйлә табарга?
Үләселәр килми һич тә,
Кая качып калырга?

Картлык көнебездә шулай
Бергә яшәү бик рәхәт.
Илдар улым, Фәнзия киленем,
Тәрбиягезгә мең рәхмәт.

Разыя Нәбиуллина.

Югары Шытсу авылы.

 

 

 16 февральдә районыбызда тагын бер гаилә барлыкка киләчәк – Юлбат авылы  егете  Илнур Низамиев белән Саба гүзәле   Йолдыз  Ханнанова йөрәкләрен бергә бәйләп, кызыл туйларын үткәрәчәкләр. «Гашыйклар көне – безнең  гаиләбез  өчен дә көтеп алынган зур бәйрәм. Без, сөйгәнем Йолдыз  белән 2 февральдә никах укытып, парлы тормышка аяк бастык.  Йолдыз мине тормышка карашы, гадилеге, мөлаемлыгы белән үзенә әсир итте. Һәркем үз бәхетен тапсын,  гашыйклар көне белән котлыйм», - дип шатлыгы белән бүлеште Илнур.                         

 

Мәхәббәт көймәсендә

Язмышымны  сиңа тапшырдым,

Хыялымны чынга ашырдым.

Синең кулда –  тормыш көймәсе,

Дулкын, берүк, бәрә күрмәсен.

 

Зилзиләле тормыш диңгезен

Кичү авыр,  диләр берүзең.

Кирәк икән терәк-җилкәнең

Сынау өчен көчен җилләрнең.

 

Бик ярсулы диңгез өсләре,

Җилкәннәрнең җитми көчләре.

Турылыгы өчен юлларның

Бер булуы кирәк уйларның.

 

Юллар озын, юллар бик ерак,

Адашмаска  кирәк  бер маяк.

Бер көймәдә хәзер икебез –

Мәхәббәткә баттык инде без.

Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев