Мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы
Район яңалыклары

Мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы

26нчы май көнне Байлар Сабаның “Олимп” стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы булып үтте.

Ярышта 1-11 сыйныф укучылары кыска һәм ерак дистанциягә йөгерү, эстафета, озынлыкка сикерү, туп һәм граната ату буенча үзара көч сынаштылар. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча, 1нче урынны Саба гимназиясе, 2нче урынны – Сәләтле балалар мәктәбе, 3нче урынны – Олы кибәче урта мәктәбе командалары яулады. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!!!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев