Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөгаллимә Әлфия Миннебаева: » 1 апрель – нәкъ минем көн»

Көлке бәйрәме уңаеннан 1 апрельдә туган көннәрен билгеләп үтүче райондашларыбызны барлап, әлеге көн аларның холыкларына туры киләме, юкмы икәнлеге белән кызыксындык. Гомумән, кемнедер алдаганнары һәм үзләре алданганнары бармы икән?

1 апрель  – нәкъ минем көн. Мин гел позитив кәефтә булырга, шаяртырга, гомумән, күтәренке рухта булырга яратам.  Кыскасы, табигатем белән  шат күңелле, юморга бай кешемен. Гомеремнең күп өлеше шушы рухта уза. Мине якыннан белгәннәр дә шулай  булуын раслый. Ямьле язга – бөтен дөнья уяна торган сихри мизгелгә гашыйкмын.  Мин аны нәкъ менә 1апрельдә тууым белән бәйлим. Туган  көнем 1 апрельдә бу­луы­на күпләр ышанмыйлар да. Бигрәк тә укучыларым: “Апа, сезнең дә чыннан 1 апрельдәме?”  дип кабатлап  сорыйлар. Быел 5 сыйныф  җитәкчесе булгач,  бу көнне миннән бигрәк укучыларым көтә, матур бүләкләр ясап әзерләнәләр. Мәгариф өлкәсендә – балалар дөньясында кайнап эшләү тагын да  күңелле, чөнки туган көнем  балаларның самими, ихлас котлау-теләкләреннән  башланып китә. Күпвакыт 1 апрель  – көлке көне булганлыктан, кемнәндер алдалап көләләр.  Миңа  алай туры килгәне юк. Мин бу көнне туган көнем буларак кына кабул итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев