Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөмкинлекләр дөньясы

Районыбызда “Мөмкинлекләр дөньясы” проектын тормышка ашыру дәвам итә.

    Аның чираттагысы Шәмәрдән авылы мәдәният йортында узды. Биредә “Яшьлек” яшьләр үзәге, Шәмәрдән авылында яшәүче балалар белән, Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы гранты ярдәмендә, агачтан  махсус кисеп  ясалган картиналарны буяу мастер-классы үткәрде.

    15  сентябрь көнне  Кызыл Мишә авылында урнашкан  "Саба мәктәп интернаты"нда  проект кысаларында чираттагы чара оештырылды. Каты тышлыкка махсус буяулар белән рәсем ясау мастер-классында   укучылар бик теләп катнашты.

     Алар түгәрәк өстәл артында, үзләре теләгәнчә рәсем ясап, аны махсус әзер ташлар белән бизәп тә куйдылар.

    Шулай ук балалар белән, Саба районы психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү үзәге психологы Алина Ногуманова эшләде. Ул балаларга үзләренең  хис-кичерешләре белән идарә итү алымнарын өйрәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев