Мөмкинлекләр кайда да бер, уңыш серен уңганнар белә
Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Курсабаш” җәмгыятенә багышлана
Бераз гына тарих
Үткәненә күз салсак, Курсабаш, Югары Утар, Өчиле, Түбән Утар авыллары кергән колхоз 1964 елдан яңа гасыр башына кадәр “Победа” исемен йөртә иде. Шул еллардагы “Җиңү байрагы” газетасы битләрендә бирелгән игенчелек, терлекчелек сводкаларында хуҗалыкның алдынгы урыннарда баруы күренә. Туфрак бонитеты түбән мәйданнарда иген һәм мал үстерүчеләр, хезмәттә сынатмыйча, атказанган терлекче һәм механизатор исемнәренә лаек булдылар.
Хуҗалык 2008 елдан җаваплылыгы чикләнгән “Курсабаш” җәмгыяте итеп үзгәрелде. 2018 елның маеннан җәмгыятьне Ирек Сәетша улы Җиһаншин җитәкли. Хуҗалыкта 103 кеше эшли, һәрберсенә 336 гектар чәчүлек җире, 200дән артык баш мөгезле эре терлек туры килә. Шушы эшче көчкә таянып, ел әйләнә максатчан хезмәт оештырырга кирәк.
Яраткан хезмәт яхшы нәтиҗә бирә
Ирек Җиһаншин, җитәкче:
“Коллектив хуҗалык алдында торган бурычларны нигездә үтәп бара, – диде җитәкче.– Былтыр уртак тырышлык белән авыл хуҗалыгы җитештерүеннән 219062 мең сум, ягъни 2023 ел күрсәткече белән чагыштырганда 123 процентка күбрәк акча кереме алынды. Бер эшләүчегә 2126,8 мең сум килеп чыга. Хезмәт җитештерүчәнлеге артты. Кызганыч, корылык булу сәбәпле, 2024 елда игеннәрдән планлаштырылган уңыш алынмады. Бу тармакка кеше факторыннан тыш, табигать шартларының да йогынтысы зур. Ел коры килгәндә керткән ашламаларның тәэсир итү көче кими. Агротехника таләпләренең төгәл үтәлүенә дә игътибарны арттыру сорала. Кырдан кырга күчкәндә чәчкечләрдә орлык күмдерү тирәнлегенең дөрес көйләнеп бетмәү очраклары бар. Кыр эшләре башлаганчы техниканы төзек хәлгә китерү зарурлыгын һәр игенче яхшы аңлый. Быел чәчү вакытында аммиак суы һәм КАС белән эшләүгә ныклы басым ясалачак. Малларга җитәрлек фураж әзерләү һәм симәнә салу өчен 50000 центнердан ким булмаган уңыш җыеп алуны бурыч итеп куябыз. Терлек азыгына килгәндә, 10 мең тонна силос, 13-14 мең тонна сенаж салырга кирәк булачак. Былтыр үзебездә яшел масса җитмәгәнлектән, ягулык тоту чыгымнарын арттырып, читкә чыгып та әзерләргә туры килде. Игенчелек тармагы күбесенчә терлекчелек нәтиҗәлелеген арттыруга эшли һәм төп азык базасы санала. Алдына салынганын яратып ашаган сыер гына мул продуктлы була. Былтыр сөт сатудан 205,96 миллион сум, ягъни 2023 елдагыга караганда 48,579 миллионга күбрәк акча керде. Җитештерүдә үсеш 102 процент булды. Бер центнер сөтне 2640 сумга җитештереп, 3760 сумга сата алдык. Рентабельлелек – 42 процент. Мөгезле эре терлекләрдән 3115 центнер артым алынды. Ит сатудан 55,279 миллион сум акча керде. Гомумән, барлык керемнең 95 проценты терлекчелеккә туры килә. Сөт сату бәяләре югары торганлыктан, табыш булып, 2024 елда үз көчебез белән ашлык салу өчен бер склад эшләдек. Һәм ел ахырында гына азык базасы төзи башладык. Ике корылманың да идәнен бетонлап, тиешле җиһазларны урнаштырасы калып бара. Объектны файдалануга тапшыру терлек азыгын экономияләү, ит, сөт продукциясе җитештерүне арттырырга этәргеч бирәчәк. Алга таба 3-6 айлык бозаулар торагы төзү турында да хыялланабыз. Ни дисәң дә, мал саннары арта, 2023 елга карата 103 процент үсеш шул хакта сөйли. Җыеп әйткәндә, күп нәрсә үзебездән, коллективтан тора. Хезмәт хаклары начар түгел, һәркем үз урынында эшен күңел биреп, яратып башкарса, нәтиҗәләрнең тагын да яхшырак булачагына шикләнмәскә мөмкин. Сүземне тәмамлап, куелган максатка ирешүдә, төзелешләр алып баруда һәрдаим ярдәм итеп торулары өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хәсәншинга зур рәхмәт белдерәм”.
“Кайда тудык, шунда кирәк булдык”
Бу гыйбарә 28 ел терлекчелектә эшләүче Рәзилә Әхмәтҗановага бик тә туры килә. Ничек кенә әле! Авылларга сыер савучылар күп кирәклеген аларны ял итәргә алыштырыр кеше булмавы ук күрсәтеп тора. Шунлыктан ферма юллары көн саен таптала. Бары сменалары гына алышына.
“Ничә айлар ял да иткәнебез юк. Ашыгыч каядыр барырга туры килсә, урыныбызга үзара килешәбез. Айрат Камалов, Эльмира Йосыпова белән 500гә якын сыер савабыз. Оператор Дамир Шәйнуров та булыша. Беренче сменда иртәнге 4тә килеп, эшкә керешәбез. Биш группаны савып бетерү өчен 5-6 сәгать вакыт кирәк. Беренче сменада сөт тә күбрәк була. Күрсәткечләребез белән гел кызыксынып торабыз. Мәсәлән, гыйнвар аенда 116 тонна сөт сауганмын. Шуннан чыгып язылачак хезмәт хакыбызны да күңелдән исәпләп куябыз. Барыбыз да тормыш алып барырга акча өчен эшлибез бит. Әлбәттә, эшеңне һәм терлекләрне ярату кирәк. Мал аны сизә һәм сөтне дә күбрәк бирә. Синең урыныңа кемдер савып торса, продукция кими. Икенче сменада сыерлар “Делаваль”гә ике тапкыр керә. Савымның кичке сәгать 9га кадәр дәвам иткән көннәре була. Аның белөн генә эш бетми. Тагаракларны җыештырабыз, стеналарны юабыз, дезинфекция чаралары белән чисталык булдыру безнең өстә”, – ди Рәзилә Әхмәтҗанова.
Алар гаиләләре белән фермада. Ире Мөдәррис роботлар куелган торакта эшли. Уллары Рәмис механизатор. Матур йорт җиткереп киләләр, инде эчке ягын төгәллисе, газ кертәсе генә калып бара. Рәзиләнең әти-әнисе икесе дә авыл хуҗалыгында мактаулы хезмәттә булып лаеклы ялга чыкканнар. Энесе Илнар шулай ук алдынгы тракторчы. Рәзилә Әхмәтҗанова соңгы көннәрдә продукциянең арта баруына куана. 2024 елда барлыгы 10304 центнер сөт сауган хезмәт алдынгысының эш күрсәткечләре быел тагын да яхшырачагына шик юк.
Хет бүгеннән кырга чык!
Хуҗалык быел язгы бодайны – 115, арпаны – 535, солыны – 100, берьеллыкларны – 620, күпьеллыкларны 200 гектарга чәчүне планлаштыра. 2024 елның көзендә 465 гектарда арыш чәчеп калдырылган. Барысы 465 тонна симәнә әзерләнгән. Язгы кыр эшләрендә 19 трактор һәм барлык авыл хуҗалыгы машиналары катнашачак. Хәзерге вакытта игенчеләрнең максаты – техниканы кырга чыккач ватылып интектермәслек итеп әзерлек сызыгына кую. Паркта эш барышы белән гараж мөдире Әхмәт Шәймөхәммәтов таныштырды.
“Иң элек тагылма агрегатларга игътибар бирдек. Алар күп һәм вакытка сыешырга кирәк. Слесарьлар Илданур Фәсхетдинов, Фәрит Фәтхиев һәм механизаторлар булышлыгында барысы 250 тырма ремонтланды, чәчкечләр, пресслагычлар да җыелган. Токарь Рафаэль Шәрәфиев, эретеп ябыштыручы Юрий Иванов һәрвакыт слесарьлар янында. Кирәкле детальне кыралар, сынганын ялгыйлар. Юрий Иванов 6 елдан артык Чурадан килеп эшли, булдыра торган егет. Тимерче юк, әмма алачыгы бар. Кирәклесен үзебез кыздырып сугабыз-бөгәбез. Запчастьлар белән проблема юк, тузганын алып кайтып бирәләр. Гараж утын белән җылытыла, шартлар зарланмаслык. Хәзер симәнә чыгару өчен “ПТС-12” арбасы, Илнар Хәбибуллин тракторына “КУН-10” ремонтлана. Яз иртә килерме, соңарырмы, әмма агрегатлар әзер, хет бүген басуга чыгып кит”, – диде 15 ел үз вазифасын яратып башкаручы игенче.
Былтыр тракторлар ремонтына 11 миллион сумга якын акча тотылган. Механизаторлар ватылмыйча нәтиҗәле хезмәттә булган. Иң яхшы күрсәткечкә “МТЗ-82” тракторында 3478 эталон/гектарда эш башкарган Рәмис Әхмәтҗанов ирешкән. Илнар Хәбибуллин, Фәнил Рәхимуллин, Гомәр Нигъмәтҗанов, Илнар Шәйнуров, Динар Әкбәров та аннан калышмаган.
Тракторларына эш кенә җиткер
Кырлар ак юрган ябынып ял иткәндә дә механизаторларга ел әйләнә эш бетми. Җиденче дистәне ваклаган тәҗрибәле игенче Гомәр Нигъмәтҗанов һәм “Амкадор” тракторында эшләүче яшь кадр Радик Рәхимуллин белән торактан тирес чыгарган вакытында сөйләшеп алдык.
“Мәктәп тәмамлаганнан бирле кырда инде мин. Башта 8 ел “Т-4” тракторында эшләдем. Хәзер 1991 елгы “ДТ-75”тә җир сөрәм, язгы-көзге чәчүгә чыгам. Техникам үзем белән бергә картайды. Дөрес, тимергә берни дә булмый. Шулай да миннән соң аңа утыручы булмас та инде. Быел ук “ДТ-75”кә чәчкеч агрегаты тагылмаячк. Әмма хуҗалыкта бульдозерга эш бетми”, – ди ул. Агроном Фәрит Фәсхиев та шуны раслады. Гомәр Нигъмәтҗановка кырда тирес тарату, планировка ясау буенча нәрәт биреләчәген белдерде.
Шулай ук Радикның “Амкодор”ына да эш кенә җиткер. Симәнә дә, ашлама да төйи, траншеяга сенаж салганда да ул кирәк. Ни әйтсәң дә, былтыр 4495 эталон/гектар юктан гына җыелмаган. “Саба аграр көллиятендә механиклыкка укыдым да, авылга кайттым. Башта “МТЗ”да эшләдем, былтыр “Амкодор” бирделәр. Кая кушалар, шунда барам. Трактор гына ватылмасын”, – ди Радик. Ул читтән торып КХТИда газ белегечлеге буенча югары белем ала. Шулай да һөнәрен алыштырырга җыенмый.
Робот операторы Сәлимә ханым
2022 елда «Курсабаш»та 210 башка исәпләнгән яңа роботлаштырылган торак файдалануга тапшырыла. Объектның смета бәясе 70 миллион сум тәшкил итә, шуның 49 миллион сумы Lely роботлаштырылган җайланмасын урнаштыру өчен тотыла. Сыерлар саву процессы тулысынча автоматлаштырыла, Lely фирмасының 4 берәмлек Astronaut A5 саву роботлары куела. Алар белән идарә итүгә Сәлимә Хәбибуллина да алына. Бу эш хуҗалыкларда нигездә ир-егетләргә тапшырылган. Сәлимә исә районда беренче хатын-кыз робот операторы.
“Аның ишекләрен эшләү өчен беренче ачып кергән кеше мин инде. Робот янында кайнаша башлаганга 21 гыйнварда 4 ел булды. Башта курку бар иде. Олыяз егете Рамил Гайсин барысын да өйрәтте. Инде көенә төшендек. Саву залларына сыерларны куып кертсәләр, монда киресенчә. Сөтлебикәләр үзләре роботка килә. Алдына куелган азык та кызыктырадыр. Әгәр тиешле сәгатеннән соң да, сыер җайланмага кереп басмаса, робот бу хакта операторга «хәбәр итә». Экраннан сыерның һәр имчәгеннән күпме сөт савылганын да күреп барып була. Рамил Гайсин хәзер Сабадан килеп роботларга хезмәт күрсәтә, безгә гел булыша. Хәзер үзем яшьләрне робот асылына төшендерәм. Операторлар Рәис Рәхимуллин, Илнар Нәзиров һәм Рушан Шәриповны балаларым шикелле күрәм. Алар төнге сменада. Бик тырыш егетләр“, – дип сөйләп алды Сәлимә Хәбибуллина эшеннән бушаган арада.
Ул Курсабашта туса да, хәйран еллар Мичәнбашта яши, инвалид бала тәрбияли. Хәзер эшкә урнашып, туган авылында хезмәт биографиясенә яңа сихифәләр яза. Торактагы 187 сыердан көнгө 5 тоннадан артык сөт савыла. Күрсәткечләрнең төрле чагы булганын яшерми. Продукция кимеп тә китә, арту ягына да үзгәрә. Еллык динамика роботлаштырылган торакта үсешкә таба. Сәлимә Хәбибуллина 2024 елда робот янында булган көннәрдә савым сыерлар барысы 3741,52 центнер сөт биргән. Быел ике айлык күрсәткечләр уңай динамика сакланачагы турында сөйли. Гыйнвар-февральдә робот торагында үсеш 2 процент тәшкил иткән.
Тәрбиячедән – мал карауга
Бик тә мөлаем, нурлы йөзле Энҗе – Арча районы кызы. Мари Иле чигендәге авылдан. Педагогия көллиятендә укыганда социаль челтәрләр аша Курсабаш егете Рузил Рәхимуллин белән танышкан. Гадәти хәл, хәзер яшьләр шулай эшли, капка төбендә утырмыйлар. Энҗе егетенең армиядән кайтканын көтеп ала да, өйләнешәләр. Курсабашта яшь гаилә барлыкка килә. Инде Энҗе Рәхимуллинаның өч бала әнисе икәнлеген белгәч, телсез калдым. Үзе дә бит әле яшь кызлар кебек. Аның ире белән яшь бозаулар карый башлаганына бер ел да ике ай тирәсе булган. Әнкәләреннән аерылган кечкентәйләрне чиләктән сөт эчертергә өйрәтәләр. Күбесендә шартлы рефлекс тиз барлыкка килә, үзләре эчә, кайберләренә бармакны каптырырга да туры килә. Бер торакта 80 бозау кечкенә өйчекләргә кереп яталар. Ишек ачылган тавышны ишетсәләр, хор белән сөт сорап мөгри башлыйлар. Тамаклары ачкан, димәк, апаларын көтәләр. Бик тә сөйкемлеләр, сыйпыйсы килә үзләрен. Алларында катнаш азык тора, әкренләп аңа да ияләшәләр. Икенче торакка 40-50 көннән соң күчереләләр. Шулай итеп, Рәхимуллиннар 160 бозау тәрбияли. Барысы да чиста, көр. Асларына җәелгән саламны юешләнүгә алыштырып торалар. Прививкалар үз вакытында ясала.
“Үзем башта балалар бакчасында тәрбияче идем. Балалар кечкенә, өйгә эш ияреп кайта, төне буе документлар белән утырырга кирәк, Декрет ялы беткәндә уйлаштык та, Рузил комплекста учетчы иде, бозаулар группасы алырга булдык. Үкенмим, ичмасам, өйгә эше кайтмый. Иртә белән сәгать 4тә йокыдан торуы гына бар. Йортыбыз якын гына, соңга калсак, йөгерәбез инде”, – дип елмая Энҗе.
Рәхимуллиннар 2024 елда барысы 294,68 центнер артым алуга ирешкәннәр. Бозауларның тәүлеклек үсеше 807 грамм булган.
...60 ел элек
Савым арта
“Победа” колхозында (хәзер “Курсабаш” җәмгыяте) сөт җитештерүне арттыру өчен ел башыннан ук ярыш җәелдерелгән иде. Хәзер колхоз буенча бер сыердан көндәлек савым 7,5 килограммга җитте, ә яртышар пот һәм аннан артыграк савучылар саны арта бара. Нәтиҗәдә, дәүләткә сөт сатуны, узган ел белән чагыштырганда, кискен күтәрүгә ирештек. Узган елның 10 апреленә без дәүләткә 338 центнер сөт саткан булсак, быел исә хәзерләүләр пунктына 621 центнер сөт озатылды. Артым ике тапкырга якын.
Сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыруда аларны бозаулау алдыннан вакытында ташлату, җилен итүләренә ирешү гаять әһәмиятле. Ә җилен итмичә бозаулаган сыердан сөтне күп алып булмый. Бу „яңалык“ны һәр сыер савучы яхшы белә, әлбәттә. Ләкин моңа кадәр без моңа ирешә алмаган идек. Быел исә барлык сыерларыбыз һәм таналарыбыз дип әйтерлек җилен итеп бозауладылар.
Рационда аксымны тулыландыру өчен сыерларга карбамид бирәбез. Бер тонна квас ясау өчен 35-40 килограмм чиста арпа оны тотыла. Сыерларны тиешенчә җилен иттереп бозаулатканлыктан, фермада күп сөт бирүче сыерлар саны артты. Аерым сыерлар көнгә 20 литр һәм аннан артыграк сөт бирәләр. Бозаулаган таналарның күпчелеге 10-15 литр сөт бирә. Ә иптәш М. Габдрахманованың „Миләүшә" кушаматлы танасы бозаулаганнан соң көнгә 19 литр сөт саудыра.
Рифат Шәрипов,
„Победа“ колхозы зоотехнигы.
“Җиңү байрагы” газетасы 19 апрель 1965 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев