Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

“Мөнәҗәтләр – күңел көзгесе”

Районыбызда Рамазан аеның соңгы көннәрендә динебезне, милләтебезне олылаучы тагын бик зур мәгънәви чара булды. Казандагы “Саба якташлары”иҗтимагый оешмасы Саба мөхтәсибәте һәм район мәдәният бүлеге белән берлектә мөнәҗәт башкаручыларны җыйды.

Бәйге тәртибендә узачак чарага 22 ялгыз башкаручы һәм 3 фольклор коллектив катнашырга теләк белдергән. Конкурсны оештыручыларның берсе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәниф Тимербаев әйтүенчә, районыбызда бу сәнгать төрен үз итүчеләр саны моның белән генә чикләнми, мөнәҗәт көйләүче әби-апалар авыл саен бар, күбесе аны үзе генә калганда яки гаиләсе, балалары янында гына башкарырга күнеккән. “Мөнәҗәтләр югалмасын,  буыннан-буынга күчеп килгән фольклор әсәрләрне яшь буын да белеп үссен, милләтебезнең бу тиңсез хәзинәсе югалып калырга тиеш түгел, дигән максат белән оештырылды әлеге чара”, – диде ул.  Бу фикерне тамашачылар каршында конкурсның жюри рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, автор-башкаручы Гөлсинә Сабыр да куәтләде.  “Мөнәҗәтләр – халык аваз иҗатының бер төре, ул кеше күңеленең иң нечкә кылларына барып тоташа, сагышландыра, күңел тула, бу мәлләрдә елыйсы да, җырлыйсы да килә... Аны икенче төрле  Аллаһы Тәгаләгә ялвару, сыктау, сыкрау дисәк тә була. Мөнәҗәтләрне гадәттә бездә өлкән яшьтәге апаларыбыз Коръән мәҗлесләрендә, табын ашларында башкаралар. Бүгенге катнашучыларга да шуны җиткерәсем килә, халык әсәрләрен барлап, кирәк икән диктофонга яздырып, саклап калырга кирәк иде безгә, ул сандык төпләрендә саргайган кәгазьләрдә генә ятмасын иде. Мөнәҗәтләрне балаларыбызга, оланнарыбызга өйрәтсәк, Аллаһы Тәгалә каршында гына түгел, милләтебез өчен дә зур эш башкарып калдырыр идек” - диде ул. Бәйгедә катнашучылар башкарган мөнәҗәтләрдә Аллаһы Тәгаләне данлау, пәйгамбәрләр тормышы, сабырлык, Рамазан ае, Кыямәт көне билгеләре, Аллаһы каршында һәр гамәлең, бу дөньяда  җыйган малларың өчен җавап тоту, ахирәткә әзерләнү темалары яңгырады. Тамаша залы илаһи моңга күмелде. Бәйгедә катнашучылар арасында  өлкәннәр белән бергә яшьләрне дә күрү – оештыручылар өчен генә түгел, районыбыз  өчен зур горурлык булды. Димәк, әле без өметсез түгел. Җиңүчеләрне тәбрикләгәндә район башлыгы Рәис Миңнеханов киләчәктә мондый бәйгеләрне балалар бакчаларыннан ук башларга кирәклегенә басым ясады. “Мөнәҗәтләр балачакны искә төшерә, әбиләребез турындагы хатирәләрне яңарта. Мондый чыгышларны балалар бакчаларына кертсәк – бу үзе олы тәрбия чарасы булыр иде, шулай ук дини мәҗлесләрдә, ифтар чараларында башкаруны да гадәткә кертергә кирәк ”, – диде ул.  Конкурс җиңүчеләренә Рәхмәт хатларын һәм акчалата призларны “Саба якташлары” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мәҗит Салихов тапшырды. Иң оста мөнәҗәт башкаручы исеменә хатын-кызлар арасында Олы Шыңар авылыннан 89 яшьлек Дания апа Хаҗиева, ир-атлар арасында Явлаштау авылыннан Ринат ага Шамилов лаек булды. Фольклор коллективлар арасыннан Шекше авылыннан килгән Алсу Ханнанова һәм Лилия Әмирова дуэтына тиңнәр булмады. “Мөнәҗәтләр­не өйрәнәбез, әлхәмдүлилләһ, Коръән мәҗлесләренә баргач, темасына туры китереп башкарырга тырышабыз.  Без өйрәнгәннәр арасында Рамазан, Мәүлид айлары, җәннәткә илтүче гамәлләр, кунакчыллык турында язылганнары бар. Туганым Лилия апам белән  безгә мөнәҗәтләрне өйрәнергә аның кызы – югары  белемле музыка укытучысы, хәзерге вакытта “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем бирүче Алия Фаил кызы булышты. Бәйгене оештыручыларга зур рәхмәт, нинди олуг талантларыбыз бар икән безнең арабызда. Очрашуларыбыз дәвамлы булсын”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты 35 ел балаларга белем һәм тәрбия биргән Алсу ханым Ханнанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев