Мошенниклыкка каршы профилактика эше алып бару – прокуратура игътибарында
Алдагы еллардагы кебек үк, иң актуаль мәсьәлә булып мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылына торган җинаятьләрне профилактикалау тора.
Алдагы еллардагы кебек үк, иң актуаль мәсьәлә булып мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр кулланып кылына торган җинаятьләрне профилактикалау тора.
Статистикага мөрәҗәгать итсәк, республика территориясендә агымдагы елның 7 аенда Интернет кулланып кылынган 16 меңнән артык җинаять теркәлгән, бу гомуми җинаятьләрнең яртысыннан күбрәген (55,5%) тәшкил итә. Шул ук вакытта җинаятьләрне ачу 18,4 процент кына булган.
Саба районы территориясендә агымдагы елның 7 аенда 49 җинаять теркәлгән, җинаятьләрне ачу нибары 33 процент тәшкил иткән.
Алдауның иң еш очрый торган ысулы – телефон аша мошенниклык: банктан шалтыраталар, счетта сезнең акчага янау турында сөйлиләр; отышлар яки якын кешегезнең бәлагә эләгүе турында хәбәр итәләр, шул ук вакытта акчаны башка счетка күчерүне сорыйлар яисә карта мәгълүматларын сорыйлар.
Әгәр дә сез шикле телефон элемтәләрендә үз гамәлләрегезнең дөреслегенә ышанмыйсыз икән: сезгә таныш булмаган телефон шалтыратуларына һәм смс сорауларына җавап бирмәгез; үзегезгә билгеле булмаган интернет-сылтамалар һәм контактлар аша күчмәгез;
Шулай ук балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне профилактикалау мәсьәләсе дә актуаль булып тора. Балалар белән аралашканда «Интернет» челтәрендә, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда цифрлы гигиена, үзең турында мәгълүматны имин урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк.
Балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында банк карталарын һәм исәп-хисап счетларын үз исеменә рәсмиләштерү аеруча алга киткән, алар ярдәмендә киләчәктә акча урлана, моның өчен законнарда РФ Җинаять кодексының 187нче маддәсе буенча җаваплылык каралган (түләүләр акчаларының хокуксыз әйләнеше).
Мондый күренешләрне кисәтү өчен укудан буш вакытта балаларның сыйфатлы ялын һәм мәшгульлеген оештыру, аларның социаль эшчәнлеккә җәлеп ителүен тәэмин итү мөһим: мәнфәгатьләр буенча клублар, спорт эшчәнлеге, иҗтимагый хәрәкәтләр һ. б.
Хокук бозуларга каршы тору өлкәсендә яшьләрн арасында интернет челтәреннән файдаланып профилактика эше алып бару балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм балигъ булмаганнарның үзләренә карата кылынган хокук бозуларны профилактикалау ысулларының берсе булып тора.
Раил Шәймәрданов,
Саба районы прокуроры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев