Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мөхәммәтшин” арифметикасы

Агымдагы атнада Иске Икшермә мәдәният йортында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән 2022 елда терлекчелек тармагындагы эш йомгакларына багышланган сөйләшү булды.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашындагы традицион киңәшмә хуҗалыкларда хисап җые­лышлары алдыннан үткәрелә. Агымдагы елга бурычларны нинди перспективадан чыгып билгеләргә, җитештерүчән хезмәтне ничек оештырырга – шул уңайдан иң элек үзенең күпьеллык эш тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хасәншин сүзне “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесенә бирде. Күпләргә эштә көндәлек кулланма булырлык мастер-класс үткәрде Зөфәр Зиннәт улы. Экранга чыгарылган текә баскычны хәтерләткән диаграммалар да шул хакта  сөйли. Әйтик, 2005 елда сыерлардан барысы 848,5 тонна сөт сауган хуҗалык, 2022 елны 8124,6 тонна белән тәмамлады. Шуңа бәрабәр акча кереме дә артып барган. 2005 елда продукция сатудан 11,222 миллион сум алган хуҗалыкның кассасына былтыр 326,166 миллион сум акча кергән. Үсеш динамикасы бәяләр арта баруы хисабына гына түгел. Бигрәк тә хуҗалыкта маллар саны ишәюе зур роль  уйный. “2005 елда нибары 517 баш терлегебез булса, былтыр 1800 башка җиткердек. Савым сыерлар саны 100 иде,  хәзер 700 баш булды. Димәк, яшь маллар саны да арта бара. Былтыр беренче мәртәбә 1000 баш бозау алуга ирештек. Шуның 650се сыерлардан, 350се таналардан. 2005 елда 215 бозау алганбыз. Ит 3498 центнер җитештерелеп, үсеш 104 процент булды. Симертүдәге маллардан 978 грамм тәүлеклек үсеш алынды. Барысы 42,687 миллион сумлык ит сатылды, ягъни 2021елдагыга карата 470 мең сумга  күбрәк. Үсеш безнең өчен бик  мөһим  күрсәткеч. Хуҗалыкта күп еллар элек ит сатудан хезмәткә түләргә җитәрлек акча кертү бурычы куйган идек. Максатка ирешелә. Ә инде  сөт җитештерүдән кергәне тө­зелешкө, техника сатып алуга иркенләп тотарлык була. Үсеш дәүләттән бирелгән субсидия  күләменә дә зур йогынты ясый”,– дип   сөйләде җитәкче.

Чыннан да, былтыр хуҗа­лыкта тагын бер сыерлар торагы һәм саву залы  сафка баскан. Гомуми бәясе 70,7 миллион сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы техникасын 63 миллион сумлык  алганнар. Әлерәк кенә үзтөягеч кайткан. Барлык саву залларына бер-берсе 1,2 миллион сум бәядәге җилен юдыра һәм корыта торган аппарат урнаштырганнар. Инфекция ихтималын киметүче җайланманы савымчылар бик ошатканнар. Яңарышка сөт сатудан кергән 278,5 миллион сум акча  мөмкинлек бирә. Киләсе елга тагын бер торак төзергә планлаштыралар. Зөфәр Мөхәммәтшин еллык эшчәнлеккә икътисадый анализны бер баш малга (1 сыерга түгел) сатылган  сөт һәм аннан кергән акча мисалында башка хуҗалыклар  күрсәткечләре белән чагыштырып төгәлләде. Әйтик, райондагы бер хуҗалык 1 баш малга 9,8 литр сөт сатып, 328 сум акча керткән. (Әлеге сан 9,8 литрны сөт бәясенә тапкырлаудан килеп чыга).Әгәр таблицага шушы саннарны куеп карасак, “Мөхәммәтшин”да елга 69 миллион сум акча югалтырлар иде. Билгеле инде, әлеге хуҗалык күрсәткечләре белән алда  әйтелгән 63 миллион сумлык техниканы алу турында сүз дә була алмый. “Мөхәммәтшин” арифметикасы менә шундый.

Киңәшмәдә район тер­лек­челегенең еллык  күр­сәт­­кечләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев таныштырды. Былтыр барысы 1043890 центнер сөт (үсеш –121%), 152644 центнер сыер һәм дуңгыз ите (105%) җитештерелгән. Роботлаштырылган комплексларда бер сыерга иң күп сөт “ПМК” җәмгыятендә (11876 кг.), саву залларында – “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында (12301 кг.), бәйдә тотылган сыерлар фермаларында “Сатыш” бригадасында (7780 кг.) җитештерелгән. Мөгезле эре терлекләрдән югары тәүлеклек артым (997 грамм)  “Игенче” җәмгыятендә алынган. Быел районда 7 айда  сыер-таналардан 9006 бозау алыныр дип көтелә. Бу – 2022 ел  күрсәткеченнән 1123 башка  күбрәк дигән  сүз. Киңәшмәгә йомгак ясаганда район башлыгы хуҗалыкларда 2023 ел уңышы өчен минераль ашлама туплау барышына да тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев