Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында 2025 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар

Хуҗалыкта уртача айлык хезмәт хакы 97828 сум тәшкил иткән

 

  Бүген “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында 2025 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә  ясадылар. Сөйләшүдә районбашлыгы  Рәис Миңнеханов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнашты. Татар Икшермәсе  клубында үткәрелгән җыелышта белгечләр эшче-хезмәткәрләрне хисап  чорында  ирешелгән уңышлар, хәл итәсе бурычлар белән таныштырдылар. Баш  агроном Данил Сәйфуллин,  баш инженер, сөтчелек  комплексы җитәкчесе Илдар Галимуллин, баш  бухгалтер Фәридә Мөхәммәтшина,   хуҗалык  башлыгы  урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин чыгышларында һәр тармак эшчәнлеге төгәл  саннарда  яктыртылды.

 Былтыр хуҗалык барык  авыл хуҗалыгы продкциясе сатудан 526 миллион 326 мең  сум керем  алган. Бу –2024 ел  күрсәткече белән  чагыштырганда 48,3 миллион  сумга   күбрәк.

Сөт җитештерү 113300 центнер булып, бер сыерга 13733 килограмм туры  килә. Үсеш 2024 елдагыныкы белән  чагыштырганда 106 процент. Сөт сатудан 154,5 миллион сум табыш  алынган. Ягъни рентабельлелек 50 процент тәшкил иткән. Барлыгы 2784  центнер ит сатылган. Җитештерүдән табыш булу  98 миллион сумлык төзелеш алып барырга  мөмкинлек биргән. Хезмәт хакларын да 18 процентка  аттыра  алганнар. Зөфәр Мөхәммәтшинның чыгышы  сөт сату бәяләренең  кимүе шартларында хуҗалыкны  алып  бару, хезмәт хакларын былтыргы дәрәҗәдә саклап  калу һәм башка җитди проблемаларга багышланды.

Рәис Миңнеханов алдынгыларга  Саба  муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Агросәнәгат хезмәткәрләре профсоюзының район  комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова эш стажлары 45 елдан арткан һәм  гаиләсендә 4, аннан  да күбрәк балалары  булган Әнәс Ибраһимовка, Инсаф Сәмигуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев