Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында бүгенге рекорд иртәгә нормага әверелә

Моннан 30-40 ел элек колхозларда сыерлар көтүлекләргә чыгарылганда “Җәй – мул сөт чоры” рубрикасын еш куллана идек.

   Чыннан да, продуктлылык  күп­медер арта бу  фасылда. Әмма фермадан җәйләүгә,  көтүлектән  торак­ларга  куылып йөргәндә  көтүче чы­быркысы да “ашавы” аркасында сыерлар стресс та кичерде. Малга  үз ашказаны  микрофлорасын  яшел  массага  озак көйләве дә сөт­кә тискәре  йогынты  ясады. Статистикага сүз  салыйк. Әйтик, 1981 елның маенда “Икшермә” совхозында  көн­лек  савым  уртача  11  килограмм булган.  Район буенча алганда 15 литр. Быел май аенда әлеге җирлектә эшләүче  “Мөхәммәтшин”  крестьян-фермер хуҗалыгында  үзе­нә  күрә истәлекле вакыйга тер­кәлде: һәр сыердан  сөт савып  алуда  40  килограмм  чиген  уздылар. Әлегә районда беркем  яулый  алмаган  күрсәткечкә ирештеләр.

“Моңа  чыгу  юллары күп булды. Санап  китсәк, иң  элек  бозаулар туу  артты  һәм көтүне  таналар хисабына башка елларга  караганда күбрәккә  яхшырта  алдык. Сыйфат­лы, төрле  өстәмәләр белән баетылган  һәм  төгәл бер  үк  вакытта бирелгән  азык продукциягә  нык йо­гынты  ясый.  Соңгы өч айда рационга  соя шроты кертелде,  килосын 57 сумнан  алабыз һәм  ул  раздой төркемендәгеләргә 2 кило исәбеннән бирелә. Рапс  түбе дә кыйммәтләнде, әмма ашаткач, сөт артуга йогынтысы да булырга тиеш. Коллективның  уртак тырышлыгы шул максатка юнәлдерелгән. Чыгымнар тотмыйча гына мул продукция алып булмый.  Азыкның кадерен дә белергә   кирәк.  Маллар  ашаганда  алдына  салынганын тарата, буе җитми башлый.  Шуңа күрә 4 торакта  да тәүлек буе эшче була.  Алар  азыкның ашалуын контрольдә тота. Белгечләр белән бергә киңәшеп, үзара  килешеп эшлибез. Соралганны, кирәкле җиһазмы  ул, микроэлементлармы, ветпрепаратлармы,   вакытында  алып  кайтып  бирергә тырышабыз.  Бездә, иртәгә булыр, берсекөнгә кайтыр дип сузу гадәте юк. Мәсьәлә көнендә хәл ителергә  тиеш.  Мин тәүлекнең  16  сәгатендә  комплекста,  шулай  күнегелгән, йө­рәк  түзми,  контроль барыбер дә  кирәк”, – ди фермер  Зөфәр  Зиннәт  улы.

Чыннан да, видеокамералар  да барын  күреп бетермәскә  мөмкин. Әйтик,  саву залына  кермичәрәк торган  сыерга  суксаң,  ул стресс  кичерә. Курыкса, сөте кими, тынычрак эшләргә кирәк. Моңа игътибар  көчле икән торакларда. Тагын бер шарт – авыруларны булдырмау. Тояк  чиренә каршы  профилактика яхшы  куелган. Әгәр сыер сызланудан  аягын күтәреп тора башлый икән,  анда  сөт бирү кайгысы  булмый. Чирне  андый  ук  стадиягә китереп җиткермиләр. Һәр дүшәмбедә ята торган  урыннарына  пычкы  чүбе өстенә  махсус препарат сиптерелә. Маститны  ачыклау максатында тикшерү  ике  савым  залында  да атна  саен  үткәрелә. Моның  өчен  махсус эшче билгеләнгән. “Авыруны  ачыклауның ысулы  мондый: һәр имчәкнең сөте 4 лотокка аз гына микъдарда  савып  алына һәм аңа тест-экспресс препарат  салына. Мастит булганда   сөт  куерып, лайласыманга әйләнә. Ветеринарлар көнендә үк дәвалый башлый”, – дип аңлатты бу эшне башкаручы Зилә Әхмәтзакирова.  Ат­на  саен  тикшереп торганлыктан, мастит юк дәрәҗәсендә, бер  саву  залындагы 400 сыерның 2-3ендә генә беленергә  мөмкин.

 Хезмәт дисциплинасына  килгәндә бу инде, шарттан бигрәк – төп таләп. Хуҗалыктагы 71  эшченең барысы да теге яки бу дәрәҗәдә комплекс белән бәйләнешле. Кеше бүген торакта эшләсә, иртәгә тракторын  кабызып, кырга  чыгып  китә. Аның хезмәтен икенчеләр башкара. Шулай  куелган. “Әгәр киреләнеп торса, нишлисез?” – дигән  идем,  Зөфәр абый  елмайды гына.  Андый  сүз була  алмый икән. Аена 75  мең  сум акча алучыда  карышу гадәте юктыр. Әле алай гына  да түгел. Әйтик,  килешү нигезендә  көндәлек  савым 30 тоннага җитсә, хезмәт хакының 30 проценты күләмендә өстәмә түләү каралган булган. Май  аенда шушы күрсәткечкә ирешелгән: һәркөнне 31577  килограмм  сөт  сатканнар. Һәм хезмәт  дисциплинасын бозмаган һәркем шул  акчаны алачак.

 Соңгы айларда сөт  сатудан ху­җалыкка көн  саен 1,3  миллион сумнан артык акча кереп бара. Шуның  13 проценты гына  эш  хакы түләүгә  китә. Димәк, төзелешкә дә, техника  алырга  акча  кала. Хәзерге  вакытта 200 башка исәпләнгән тагын бер торак  һәм  аңа  саву  залы  төзелеп  килә. Шулай ук 25 мең кубометрга исәпләнгән лагуна, бетоннан 3 сенаж чокыры эшләнәчәк. Алар быел файдалануга тапшырылачак. “Үз табышыбыз хисабына 100 миллион сумлык төзелеш башкарылып, 50-60 миллион сумлык техника, җиһазлар  алыначак”, – ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев