Мәрҗани әсәрләре – рухи мирасыбыз көзгесе
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан галим-мәгърифәтченең хезмәтләрен, дини-дөньяви идеяләрен җиткерүдә китапханә хезмәткәрләре актив эш алып бара.
26 февральдә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре (Альбина Шамилова, Илсөяр Шакирҗанова, Айсу Хафизова) Саба җәмигъ мәчетендә Рәфидә Гафиятуллина җитәкчелегендәге дин дәресләре өйрәнү төркеме укучыларын галимнең тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге белән таныштырдылар. Шиһабетдин Мәрҗани 1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам булып тора һәм мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып тора. Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла. Шиһабетдин Мәрҗани татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыккан. “Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күптөрле мәгълүматлар бар», - дип ачыклык кертте оештыручылар. Шулай ук китапханә фондындагы бөек мәгърифәтче хакында язылган басмалар һәм вакытлы матбугат белән таныштырдылар.
Автор фотолыры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев