Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең утырышы узды

Саба  муниципаль районының коррупциягә  каршы тору эшен координацияләү  комиссиясенең  узган атнада  булган  утырышында дүрт   көн тәртибе  каралды. 

Саба  муниципаль районының коррупциягә  каршы тору эшен координацияләү  комиссиясенең  узган атнада  булган  утырышында дүрт   көн тәртибе  каралды.  Муниципаль  хезмәткәрләрнең 2021 елда һәм 2022 елның I  кварталында федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны саклавы нәтиҗәләре турында башкарма  комитетның оештыру бүлеге кадрлар белән  эшләү  секторы  мөдире  Рита Ярмиева    сөйләде.

“Муниципаль хезмәткәрләр һәрдаим закон  нигезендә эш итәргә  тиеш. Конкурс буенча  эшкә  урнашырга   килгәндә,  аларның һәрберсе белән индивидуаль әңгәмә оештырыла. Конкурс рәисе һәм  аппарат  җитәкчесе алар белән якыннан таныша,  аралаша, муниципаль  хезмәткәр үзен ничек тотарга, аның  федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәргә тиешлекләре турында   сөйләшү  алып бара. Үзем  дә  кадрлар  бүлеге мөдире  буларак, аларга бер-берләренә  карата яхшы мөнәсәбәттә булып, вазифаларны үзара ихтирам итеп,  аралашып,  закон  таләпләренә туры  китереп  эшләү зарурлыгын  аңлатам.  Муниципаль  хезмәткәр эшкә  урнашкач та, өстәмә белем  алыр  өчен  укырга  җибәрәбез. Бер елдан  соң, хезмәткәр  муниципаль  хезмәт, коррупциягә  каршы тору, Татарстан тарихы буенча  каралган  сорауларга  җавап биреп мәҗбүри аттестация үтә. Декларация тапшыру  вакыты  җиткәч, өстәмә  киңәшмәләр,  җыелышлар  үткәрәбез. Коррупциягә каршы көрәш – безнең  эшчәнлектә төп юнәлешләрнең берсе”,– диде  ул. 

Комиссиянең  муниципаль  хезмәткәрләрнең хезмәттәге тәртибенә карата таләпләрнең үтәлешенә күзәтчелек буенча  2021 елдагы һәм 2022 елның I  кварталындагы  эшчәнлеге белән район башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов таныштырды. Шушы  чорда барысы 10  утырыш үткәрелгән. Аларда вазифаи бурычларны башкарганда мәнфәгатьләр  каршылыгына  китерә торган  яисә китерергә мөмкин  булган шәхси  кызыксыну барлыкка  килү турында – 5 хәбәрнамә, 2018-2020  еллар  өчен хезмәткәрнең үзенең, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы   йөкләмәләре турында декларация бирүгә бәйле – 1, башка түләүле эш башкару нияте турында эш бирүчегә алдан хәбәр итмәүгә кагылышлы –  5,   муниципаль  хезмәт эшеннән  азат ителгәннән  соң эшкә  урнашу турында 4 хәбәрнамә  каралган. 

 Муниципаль бюджет учреждениеләрендә  бюджет  акчаларын  максатчан  файдалануга һәм рациональ тотылышына  эчке  финанс  контроле  кысаларында үткәрелгән чаралар турында финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов, муниципаль район территориясендә булган җир участокларын 2021 елда милеккә һәм  арендагы  бирү йомгаклары турында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин сөйләде.

Утырышта каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев