Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәбиевларның укытучылык династиясе

Мөгаллимнәр күп булса да, берсеннән-берсе затлырак ул-кызлар үстереп, аларга югары белем биргән, үзләре атлаган сукмакка хәерле юл теләп озатып калган, оныклары да әби-бабасының эшен дәвам иткән укытучылар династиясе сирәк. Районның укытучылар династиясе турында сәхифәбезне дәвам итәбез. Бүген сүз Эзмә авылында яшәүче Нәбиевлар гаиләсе турында барачак.

Муллагали Шаһвәли улы

  Нәбиевларның мөгаллимлек ди­настиясе Балтач районының Нор­мабаш егете Муллагали Шаһ­­вәли улыннан башлана. Әти­се – тимерче, әнисе Мәрьям агач цехларында эшләгән. Биш бала үскәннәр. Муллагали Бор­баш мәктәбендә укыганда төгәл фәннәрдә судагы балык шикелле  йөзә. Мәсьәләләрне иң беренче чишә дә, укытучысы белән шахмат уйный. Шуңа да сыйныфташ кызлары аңа, математикадан син генә безне надан  калдырдың, дип еш әйтәләр. Укуын дәвам итәр вакыты җиткәч, егет педагогия институтының физика факультетын сайлый. Дипломлы белгечне юллама белән Саба районына, Мичән мәктәбенә җибәрәләр. Әмма күңеле туган ягына тарта. “Зинһар, бер елга булса да кал инде”,– ди аңа роно җитәкчесе Хәйдәр Хисанов. Эшли егет, хуҗалык җитәкчеләре белән дә дуслашып өлгерә. Коммунистлар санын арттыру планын да үтәргә кирәк бит – яшь укытучыны тиз арада партия сафына алалар. Шул партбилет аның Балтачка кайту юлына киртә куя да инде. Икенче уку елы якынлашып килгәндә, район җитәкчеләре Муллагалине терәүле Эзмә мәк­тәбенә алып киләләр. Эшнең нидә икәнлеген аңлаган укытучы директор булырга аяк терәп каршы килә. Бер атна тарткалашканнан соң, аны беренче секретарь кабинетына кертеп җибәрәләр. “Ярар, – ди Әләметдин Камалов.– Эшләмәссең. Партбилетыңны кал­дыр да, хәерле юл”.  Партиядән чы­гарылган очракта ул чорда эт көтүе дә бирмәячәкләрен яхшы белгән директорлыкка кандидат­ка язмышы белән килешүдән баш­ка чара  калмый.

 1978 елның 16 августында җи­тәкче вазифасына күчү боерыгы алган Нәбиевка башкарма комитетта мәктәп салу бурычын  йөклиләр. Муллагали Шаһвәли улы яңа бинаны төзү тарихын озын кыйсса итеп сөйләде. Ә кыска итеп әйткәндә, Муллагали Нәбиев җитәкчелегендә, авыл халкы булышлыгында төзелгән типовой мәктәп хәзер дә Эзмә, Шекше, Курсабаш авыл җирлекләреннән килеп укучылар өчен ныклы  белем учагы.

 Укыту методикасы. Тео­риягә караганда өстен­лекне практик эшләргә  бирә. Физика кабинеты югары сыйныфларда практикум дәресләр өчен барлык җиһаз-приборлар белән тәэмин ителгән була. “Безнең мәктәптә генә лаборатор эшләргә, төрле тәҗрибәләр ясарга зур игътибар бирелде. Төгәл фән шулай истә дә яхшырак кала”,– ди гомере буе физика укыткан ветеран. Чыннан да, шулайдыр. Җитмешенче елларда Шәмәрдән мәктәбендә урта белем алганда без, мәсәлән, физика кабинеты приборын кулга тотып та карамадык. Нәбиев мәктәбен узучылардан, безгә, физикадан Гали абый укытканга гына, институтта белем алу җиңел бирелде, диючеләрне әле дә ишетергә була.

            

Факыя  Нәбиева (Гарифуллина)

   Иренең югары белем алуында Факыя Әнәс кызының да ихтыяр көче керә.

“Без Муллагали белән балачактан бергә. Нормабаштан Борбашка 7 чакрым җәяү барып укыганда ул һәрвакыт минем сумканы ала иде. Шушы егеткә ияртеп, мине Казанга укырга керергә озаттылар. Физиканы яратмагач, институтка бармадым, гаризамны төзелеш техникумына бирдем. Башкортстанның Мәләвез шәһәренә юллама  алгач, Муллагали бик борчылды инде минем өчен. Китәсең дә каласың, миңа булмыйсың, дип көенде. Шулай итеп, мин техникум тәмамлаган елны ук өйләнештек. Әле ул укып та бетермәгән иде. Яшь гаилә, акча җитми. Муллагали читтән торып укуга күчәм, заводка эшкә керәм, дия башлады. Юк, мин әйтәм, укып бетерәсең. Тәки сүземдә тордым. Диплом алгач, костюм якасына тагыла торган ромбны шампан шәрабенә салды да, бу дипломның яртысы синеке, диде. Ә минем хыялда калган укытучы булу теләгемне балаларым тормышка ашырды”,– ди Факыя ханым.

Хәер, ул үзе дә балалар ара­сында күп кайнашкан хез­­мәт­кәр. Ул озак еллар  “Иген­че” ху­җалыгында  баш бух­гал­тер эшен башкарды, аннары мәк­тәпкә  китапханәче булып күчте. Ун ел укучыларга өстәмә белем би­рү турында кайгыртты, китапка мәхәббәт тәрбияләде.

         Кызлары Гүзәл Хәй­рул­лина

     Эш урыны – Казанның Г. Иб­раһимов исемендәге 17нче татар гим­назиясе. Директор урынбасары. Беренче укытучысы – Гөлнур Мөбарәкшина. Рус теленнән бе­лем биргән Венера Әсәтовага сый­ныфлары белән гашыйк булалар. Арча педучилищесына ба­рырга да Гүзәлгә Венера апасы тәкъ­дим итте. Кечерәк вакытта укытучы түгел, Венера апа булам, дип хыяллана ул.

 

 “Без укыганда мәктәпнең педагогик составы бик көчле иде. Әти туплаган коллектив! Әти турында гел яхшы сүз генә әйтә алам. Безне бик яратып үстерделәр әни белән. Тыштан кырыс, каты өрәкле күренсә дә, күңеле чиста аның. Артык гадел, ялганны, хәйләне бер дә сөйми, туры сүзле. Һәм шул туры сүзне кешене рәнҗетмичә әйтә белә. Әтидән миңа эш сөючәнлек, гаделлек ярату, беркем ярдәменә өметләнмичә, авырлыкларны үзем җиңеп чыга ала торган характер күчкән. Тышкы кыяфәтем дә, холкым да әтигә охшаган, мин – әти кызы”, – ди Гүзәл.

  Казанга күченеп, эшкә урнашкан елны аңа татар сыйныфы җыярга кушалар. Теләүчеләр күп булмый. Менә шул вакытта әтисенең укучысы булыша. Татарча сыйныфка бала саны җитмәгәнен белгәч Мичән ке­шесе үзе эшләгән заводта тәэсирле реклама ясый! Ул ел­ны Гүзәл Муллагали кызы татар сыйныфын 27 бала белән ача! “Гимназиябез Казан уртасында гөрләп татарча эшли: бөтен чаралар, педсоветлар татарча. Катнаш гаилә балалары, рус гаиләсе балалары да укый. Сездә тәртип яхшы, гаилә атмосферасы, зинһар, баламны алыгыз инде, дип килүчеләр күп. Татарча спектакльләр куябыз, татар театрларында еш булабыз. Мин татарча белмим, миңа кирәкми дигән кеше юк. Безгә килгән икән, димәк, ки­рәк”, – ди татар җанлы укытучы.

 

     Кызлары Гөлназ  Галиева

Үскәч кем буласы, нинди һөнәр сайлыйсы турында уйланып утырмый ул. Үзенең укытучы буласын кечкенәдән белә. Мөгаллимлек орлыклары гаиләдә салынган бу­ла. Әтисенең өйдә үз кабинеты-китапханәсендә ничек эшләгәнен, нинди катлаулы хезмәт башкарганын күреп үсәләр. Өлгергәнлек аттестаты алгач, педагогия институтының математика һәм информатика факультетына укырга керә. Эзмә мәктәбендә 20 ел математика укытучысы, 16 ел директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли. Хәзерге вакытта район мәгариф идарәсе методисты. Педагогика фәннәре кандидаты.

     “Дөньяда намуслы кешеләр бик күп. Ләкин әти кебек чиста, намуслы җанны үз күзләрем бе­лән күргәнем юк, дисәм, ялган булмастыр. Бер эшен дә намусына каршы килеп башкармады. Безне дә шуңа өйрәтте. Гаиләдә без әтине бик хөрмәт итеп үстек. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен күз карашыннан аңлый идек. Әти эштән кайтмыйча, без кичке ашны да ашамадык”, – дип искә ала Гөлназ Галиева әти-әнисе белән бергә яшәгән елларын.

   Методист эшенә мәктәптә нык­лы тәҗрибә туплап, үзен остаз була алырлык дәрәҗәгә ирешкәч кенә алына. Әтисеннән күчкән сыйфатлары –җаваплылык хисе, үзеңә тапшырылган эшне чын күңелдән, яратып башкару.

 

Оныклары

Әдилә Галиева, университет тәмамлагач, Саба урта мәктәбендә химия фәненнән белем бирә. “Оныгымның әни­се Гөлназ һәм бабасы һөнәрен сайлавына бик сөенәм. Кечкенәрәк вакытында, мин балалар бакчасында тәрбиячелеккә укыйм, дип әйтә иде. Бабасы белем биргән фән керә башлагач, физика укытучысы булам диде. Аннары химия фәнен яратып өйрәнде. Укытучысы Гөлфия Мансуровна ныклы белем бирде. Һәм ике дә уйламыйча химия укытучысы булды”, – ди Факыя Нәбиева оныгы турында.

 

Килен-кияүләр

Спорт остасы Азат Галиев Эзмә мәктәбендә 22 ел физкультура укыта, 2002-2011 елларда директор вазыйфасын да башкарды.  Зөлфия Тәхаветдин  кызы  башлангыч сыйныфларга белем бирә.  Нәбиевларның  ул­ла­ры Данис та индустриаль-пе­да­гогия көллиятен тәмамлап, башта хезмәт дәресләре  укыткан. Хәзер төзелеш тармагында эшли. “Данис белән  Зөлфия башка чыгарга  йорт нигезе салып  куйсалар  да, кире  уйладылар, бер­гә  яшәп калдык. Моңа барыбыз да шатланды”, – ди Факыя апа. Инде Нәбиевлар йортында ике онык  үсеп  килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев