Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Намуслы хезмәт – сыйфатлы юл

Замананың алга китүе барлык төр тармак эшчәнлегенә югары таләпләр куя. Әлеге таләпләр юл төзүчеләрне дә читләтеп үтми. Беренчедән элек салынган юлларны тиешле шартларга китерү, икенчедән яңаларын күзаллап эшләү кирәк.

    “Татавтодорның” Саба филиалы хезмәтчәннәре дә әлеге таләпләрне җиренә җиткереп үтәүне үзләренә максат итеп куялар. Саба филиалында Кукмара участогы белән берлектә 200 гә якын кеше эшли. Сабалылар район буенча 330 километр озынлыктагы юлларга хезмәт күрсәтәләр. Бу юлларны ремонтлау, юл билгеләрен тәртиптә тоту, сезонлы эшләр: кардан чистарту, бозлавык вакытында махсус катнашмалар сибеп куркынычсызлыкны булдыру, җәен юл кырыендагы үләннәрне чабу һәм башка күп эшләрне үз эченә ала.

   “Җәйге чорда май ае башыннан октябрьгә кадәр хезмәтнең күләме арту сәбәпле, өстәмә эшчеләр дә алырга туры килә. Ә төп хезмәт мастерларыбыз Илнур Сабуров, Нияз Гәрәев, Фәргать Галәвин, Илнар Шәфигуллин, Илфат Фатыхов җитәкләгән бригадаларга йөкләнгән. Юл төзелеше “әйдә ярар”ны яратмый, һәр этапта үз хезмәтеңне намус белән башкарырга кирәк. Аның нигезен булдыру, ком-таш түшәү, асфальт җәю берсенә-берсе нык бәйләнгән. Бер генэ этапта хилафлык китсә дә, сыйфат югала. Бу инде үз чиратында кабат ремонт һәм финанс чыгымнары таләп итә. Егетләребезнең тырыш һәм намуслы хезмәте нәтиҗәсендә мондый хәлгә калганыбыз юк. Әлеге эшләрне башкаруда геодезист Айдар Хафизовның да хезмәте зур.

   Бүгенге көндә махсус техни­каларыбызның бер өлеше саклануга куела, ә икенчеләре кышкы сезонга әзерлек эшләре алып бара. Кышын 22 ләп техника эшкә җәлеп ителә. Әлеге чор өчен 11 мең тонна күләмендә комлы тоз катнашмасы әзерләнәчәк. Үткән ел 10 мең тоннадан артыгырак кулланылган иде.

  Белгәнегезчә, бик күп төрле һәм маркалы техникалар кулланып эшлибез. Аз гына тоткарлык та бөтен технологик процесска аяк чала. Әлеге өлкәне баш механик Линар Динмөхәммәтов тәртиптә тота”- ди филиал инженеры Илдус Гәрәев.

   План-техник бүлеге начальнигы Әлфия Абдуллина әйтүенчә, юлларга түшәү өчен быел заводта 40 мең 175 тонна асфальт җитештерү каралып, аның 98%ы инде чыгарылган.

  Гомумән, Саба филиалының 2022 елга капиталь ремонт, ремонт, реконструкция һәм юлларны тиешле нормаларда тоту эшләре өчен 1 миллиард 103 миллион 590 мең сум акча каралган.

   “Соңгы елларда мондый зур күләмле эшләр башкарылганы юк иде әле. Әйтик, бүгенге көнгә үткән ел 716 миллион 74 мең сумлык эш башкарылган булса, быел ул 919 миллион 615 мең , ягъни 128% тәшкил итә.

   Инде киләсе елга да планлаштыру эшләре бара. Милли проектлар кысаларында Казан-Шәмәрдән юлында эшне дәвам итеп, 3 километр арада ремонт эшләре, Сатыш – Олы Кибәче юнәлешендә Бигәнәй юлы һәм Чәбки-Саба  арасын, Югары Шытсуга таба ремонт эшләре, Килдебәк – Иске Икшермәгә таба капиталь ремонтны дәвам итү һәм Лесхоз – Нырты юнәлешендә 6 километр арада эшләрне башкару күздә тотыла. Әлбәттә инде, булган юлларны тиешле нормада тоту эшләре каралган”, – ди Әлфия Абдуллина.

   Безнең әңгәмә барышында эш мәйданнарын барлап кайткан филиал җитәкчесе Марат Гарипов эшчеләрнең хезмәтеннән канәгать булуын, куелган планнарның үтәлеп баруын әйтте.

   “Хезмәт хакларын вакытында түләп барабыз, эшчеләребез өчен көндезге аш оештырылган, махсус өс киемнәре белән тәэмин итәбез, уңайлы эш шартлары тудырылган, бары тик хәвеф-хәтәрсез эшләргә язсын.

    Бәйрәм көнебез якынлашканда эшчеләргә, ветераннарыбызга тынычлык һәм сәламәтлек теләп калам”- диде Марат Гәрәфетдин улы.

 

Быел “Татавтодор”ның Саба филиалы  башкарган эшләр:

Килдебәк – Икшермә юлында 8 километрда капиталь ремонт

Сатыш – Олы Кибәче юлында, Чәбки-Саба авылы янында 3 километр 709 метрда капиталь ремонт;

Саба-Симет юлында 2 километр 500 метр да ремонт ясалды.

Арча – Сеҗе – Алан юлында 8 километр юлга реконструкция эшләре каралып, шуның быел 1,7 километрын эшләү күздә тотыла. Бүгенгесе көндә биредә эш бара.

М-7 “Волга”, Шәтке – Сауыш – Шармыш юлында 5 километр 185 метр реконструкция эшләнде.

“Имин һәм сыйфатлы юллар” программасы кысаларында Казан – Шәмәрдән юлының 2,5 километрында;

Саба эчендә – 830 метр, Шәмәрдәндә – 424 метр, Лесхозда – 580 метр юллар, “Аргамак” картодромында, махсус мәйданчыкларда асфальт җәелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев