Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәселебездә абруйлы тракторчылар булуы белән горурланам

Татар халкы үзенең тырышлыгы, эшчәнлеге, максатчанлыгы белән элек-электән башкалардан аерылып торган. Һөнәрле кеше – тормыш-дөнья көтүнең рәхәтен-тәмен белүче, тормышны бизәүче ул. Андыйларның башкаларга ялынычы-үтенече еш төшми, чөнки ул кирәк әйберсен үзе булдыра, авылдашларына да булыша.

 

Саба ягында һөнәрчелекнең киң таралуына халкыбызның борынгыдан килгән эшчәнлеге, яңалык табуда тынгысыз эзләнүе, башкаларга салынып көн  күрүгә йөз тотмавы кебек сыйфатлар да этәргәндер.

Хезмәтне җиңеләйтү өчен, халык төрле җайланмалар кулланган һәм эш тизрәк барган. Колхозлар барлыкка килгәч, җирне сукалау өчен тракторлардан файдалана башлаганнар.  Халыкка алар гаҗәеп яңалык булып кергән, кешеләр аның искитмәле зур, хәтта куркыныч та икәненә бик гаҗәпләнгәннәр. Тракторлар гади кешенең хезмәтен күзгә күренерлек итеп җиңеләйткән. Тракторчы – һәр авылның иң хөрмәт ителгән кешеләренең берсе, күп малайларның хыялында йөргән  һөнәр.

Минем әтиемнең туганнары авы­­лыбызның бар ямен күреп, та­бигатьнең биргән байлыкларын кул­ланып, бер-берсенә булышып яши. Әти ягыннан инде өченче буын тракторчылар яшәп килә: Шархымулла Хаҗимулла улы  Хаҗиев – ул минем карт бабам, Хәнифулла Шархымулла улы Хаҗиев – минем бабам һәм әтинең энесе  Радик Хәнифулла улы Хаҗиев.

Минем карт бабам 1930 елның 19 гыйнварында Тимершык авылында туган.  Яшьтән әнисез калып, әтисе һәм үги әнисе белән үскән. Кечкенәдән үк бик күп авыр эшләр башкарган: маллар көткән, колхоз эшенә бик иртә чыккан,  18 яше тулгач, тракторга утырган һәм гомере буе игелекле хезмәт куйган. Шархымулла бабам Тимершык колхозында халыкка файда китерә торган эшләр башкарган. Язын кырлар сукалаган, иген чәчкән, кышларын эскерт тарттырган. Намуслы хезмәте өчен бабамны авылдашлары нык хөрмәт иткәннәр. Лаеклы ялга чыгар алдыннан,  аңа  «Атказанган механизатор» дигән мактаулы  исем бирелә.

Әтиемнең әтисе Хәнифулла 1957 елның 28 июнендә дөньяга килгән. Ул Шархымулла һәм Разыя гаиләсендә икенче бала була һәм үзенең ата-анасының тырышлыгын, мәрхәмәтлелеген күреп үсә. Хезмәт сөючән бала була, әти-әнисеннән үрнәк алырга тырыша. Кызганычка каршы, олы абыйсы яшь чагында вафат була, шуңа Хәнифулла бабама әти-әнисенә бөтен эшләр буенча ярдәм итәргә туры килә. Ул мәктәптән соң һөнәр училищесына укырга керә һәм  берничә ел Казанда эшли. 1977 елда туган авылы Тимершыкка кайта. Янилнең тракторчылар хәзерли торган училищесында белем ала. Аны тәмамлагач, тракторга утыра һәм гомере буе шунда эшли. Сукалау, чәчү, эскерт тарттыру кебек эшләрнең рәтен Хәнифулла бабай бик әйбәт белә, үз эшен яратып башкара. Кызганычка каршы,  Хәнифулла бабам 45 яшендә дөнья куя. Хәнифулла бабаемның дәвамчылары булып минем әтием Айдар һәм Радик абыем үсә. Әтием, югары уку йортын тәмамлагач, укытучы булып эшләде. Хәзерге вакытта Тимершык авыл җирлеге башлыгы. Ә Радик абый – тракторчылар династиясе дәвамчысы.

Радик абый 12 яшеннән әтисе һәм абыйсы белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Мәктәптә укыганда ук тракторчы таныклыгы ала. Башта Тимершык колхозында эшли, хәзер - Көек авылында. Чәчү, иген җыю вакытларында «КамАЗ»  йөртә, кышын  «Беларус» тракторында эшли. Радик абый иртә таңнан ук эшкә китә һәм караңгы төшкәч кенә кайта. Хәзерге вакытта түгәрәк гаиләсендә ике улы үсеп килә. Яраткан хатыны һәм уллары аның һәркөн эштән кайтканын көтеп алалар, әтиләренә охшарга тырышып, киләчәктә тракторчы булып эшләргә хыялланалар.

Һөнәр – кулдагы алтын беләзек, дигәннәр борынгылар. Һөнәр ашарга сорамый, ул үзе ашата. Безнең нәселебездә абруйлы тракторчылар булуы белән мин горурланам һәм аларга хас тырышлык, намуслылык, хезмәт сөючәнлек кебек уңай сыйфатларны үземдә булдырырга телим.  

Айлия Хаҗиева.

Тимершык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев