Яраткан хезмәтенә ярты гасырдан артык гомерен багышлаган
Район үзәк хастаханәсе табиб-гинекологы Луиза Газиз кызы Габдуллинаны лаеклы ялга озаттылар.
Ул бу һөнәргә 53 еллык хезмәт юлын багышлаган. Үзенең табиблык эшенең соңгы 18 елын ул Шәмәрдән участок хастаханәсендә дәвам итте. Луиза Газиз кызына югары дәрәҗәдә профессиональлек хас, ул үз эшен ярата, һәр пациент турында аналарча кайгырта белә. Аның тәҗрибәсе һәм фидакарь хезмәте хезмәттәшләре өчен дә зур үрнәк. Луиза Газиз кызын район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Эльмира Гайнуллина котлады, чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләк тапшырды һәм иң изге теләкләрен җиткерде.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев