Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Нәүрүз” ансамбле: 30 ел сәхнәдә

Татарстанның атказанган мәдәният  хезмәткәре,  композитор Рәйсә Имамиева оештырган “Нәүрүз” халык  фольклор ансамбленең сәхнәләрдә чыгыш  ясый башлаганына 30 ел булды.

 “Нәүрүз” ансамбле: 30 ел сәхнәдә

Татарстанның атказанган мәдәният  хезмәткәре,  композитор Рәйсә Имамиева оештырган “Нәүрүз” халык  фольклор ансамбленең сәхнәләрдә чыгыш  ясый башлаганына 30 ел булды. Нинди генә мәдәни чара булмасын, сәхнәне җанландыра, баскан урыннарында ут чыгара беләләр алар. Юбилейларын нәүрүзлеләр 23 мартта район мәдәният йортында зурлап билгеләп үттеләр. Ансамбльнең юбилеена Кукмарадан “Кнавел” мари, Балтачтан удмурт "Вуюись" ансамбльләре  дә килгән  иде. Аларның  чыгышларын сабалылар яратып  кабул итте. Шулай ук  үзебезнең район “Тюрагай” (Иштуган), “Тулганай” (Шәмәрдән), “Сударушка” (Иске Икшермә),  “Мирас” (Олы Шыңар) ансамбльләренең сәхнәгә  чыгулары  да алкышларга  күмелде. Кичәне алып баручы Хәниф Тимербаев тамашачы хөкеменә башкорт дусларыбызның җырларын һәм биюләрен башкаручыларны да тәкъдим итте. Мәдәният  бүлеге начальнигы Рөстәм  Заһидуллин ансамбль  җитәкчеләренә  Рәхмәт хатлары  тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X